Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар кызы... Бу исемдә күпме тылсым, күпме сер!

Бүгенге көндә бәйгеләрнең ниндиләре генә юк. Үзеңне бар яктан сынап карарга мөмкинлек җитәрлек. Шулар арасында «Татар кызы» бәйгесе үзенең популярлыгын югалтмый, киресенчә, ул елдан-ел зуррак масштабта уза.

ТР Мәдәният министрлыгы Чиләбе өлкәсе хөкүмәте белән берлектә «Татар кызы» матурлык һәм талантлар бәйгесен уздыра. Алдагы елларда бу бәйге Чиләбе өлкәсендә генә үткәрелгән булса, быелдан Татарстан да кушылган һәм Бөтенроссия конкурсы буларак оештырыла. Мондый мәртәбәле бәйгегә, иң әүвәл, республика буенча сайлап алу турлары уза. Зона туры Яшел Үзәннең 10нчы гимназия­сендә үтте. Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин (ул жюри әгъзасы да иде) сүзләренә караганда, бәйгенең федераль дәрәҗәгә күтәрелүе шатландыра.
- Һәр регион бер кыз тәкъдим итәчәк. Казанда сентябрьдә узачак финалда катнашкан кыз Татарстан данын Чиләбедә яклаячак. Җиңүчегә бүләкләр дә саллы, - ди Тәбрис.
Бәйгенең таләпләре буенча, монда тышкы кыяфәт кенә түгел, ә татар кызларына хас булган мөлаемлык, тыйнаклык, эш сөючәнлек, халык йолалары һәм традицияләренә булган мәхәббәт тә мөһим. Әлбәттә инде, сәнгатькә булган осталыгы да сынала. Таләпләр катгый. Шуңа да бу бәйгедә теләсә-кем катнаша алмый. 18дән 30 яшькә кадәрге кызлар безнең районга Буа, Апас, Кама Тамагыннан килгән иде. Апастан килгән конкурсант үзенең бар яктан сәләтле булуын сөйләп, биеп күрсәтсә, Буа кызы Гүзәл, белгечлеге буенча режиссер ул, матур итеп җырлады. Кама Тамагыннан килгән конкурсант нәфис сүзгә осталыгын бәян итте. Ә Яшел Үзән кая диярсез. Әйе, «Татар кызы» бәйгесендә катнашырлык уңган кызларыбыз күп безнең, иң-иңнәре арасыннан сайлап ала белергә генә кирәк. Яшел Үзән данын быел гына Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, хәзер Альбина Шаһиморатова кебек данлык­лы остазда аспирантурада белем алучы, опера җырчысы Гүзәл Җиһаншина яклады. Гүзәлнең бары сәхнә өчен яратылган булуы күренеп тора: күз явын алырлык чибәрлеге генә түгел, үз-үзен сәхнәдә тотышы да...

Алия Гаязова

Тулырак - газетаның 69нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев