Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар исламы халкы яңа юлдан канәгать түгел

Татар Исламындагы юл эпопеясе әле дә дәвам итә. «Нурдорстрой» ширкәте җитәкчесе Илдар Яруллин - «Агымдагы елның июленә уңышлы гына төгәлләрбез», - дип ышандыра.

Хөрмәтле укучыларыбыз, хәтерегездә булса, Татар Исламындагы әлеге мәсьәлә узган елның җәй айларында күтәрелгән иде.Нәкъ менә шул вакытта «Нурдорстрой» оешмасы юл төзелешен башлап җибәрде. Җирле халык белән проект эшләүчеләр арасында аңлашылмаучылык та шул җирлектә туды....Алда ике сорау тора: юлның урнашуы һәм аның урыны белән ике метрга кадәр күтәрелгән биеклеге, чөнки кайбер өйләрнең тәрәзәләреннән урамда йөрүчеләрнең матур галошларына сокланып утырырга мөмкин.
14 гыйнварда үткәрелгән Норлат авылы җыенына кадәр Норлат - Акъегет юлы трассага кадәр ни өчен әйләнгечтән узуы турындагы сорауга «Нурдорстрой» оешмасының бер вәкиле дә ачыклык кертә алмады.
- Элек без трассага кадәр 15 минутта чыгып җитә алсак, хәзер моңа өч тапкыр күбрәк вакыт таләп ителә. Иске юл турыдан 2 км, ә яңасы 7 км, - ди Татар Исламында яшәүче Зөһрә Сабитова.
«Нурдорстрой» оешмасы җитәкчесе Илдар Яруллинның бу зарларга үзенең аңлатмасы бар:
- Беренчедән, элекке маршрут буенча җәмәгать транспорты (шул исәптән мәктәп автобусы) йөри торган асфальт юл салу мөмкинлеге төзелеш кануннары буенча туры килми, чөнки бу өлештә калкулыкның авышлыгы 40 градустан югары.
Икенчедән, әлеге юл аша югары вольтлы электр чыбыклары уза, ә юл габаритлары буенча чыбыкларны күчерү бик кыйммәткә төшә. Моңа мөмкинлекләр юк. Өченчедән, авыл халкы теләгән яңа юл пай җирләре аша уза. Юридик яктан караганда, бу кишәрлекләргә кагылу хокукларыбыз чикләнгән. Димәк, без маршрутны яңача төзергә мәҗбүр булдык.
- Юлның сез теләгән маршрутта булмавы безнең төзергә теләмәүдән түгел, ә кайбер кануннарны һәм кагыйдәләрне боза алмаудан килеп чыга, - дип, Илдар Искәндәр улының исбатлау­ларын район башлыгы җөпләп куйды.
Дөрес, бу темага бәхәс куертырга теләк булса да, дәүләт тарафыннан куелган кануннарга каршы барып булмый. Ә алда икенче мәсьәлә тора: Татар Исламындагы яшәүчеләрнең җәяүлеләр юлы. Аларга әйләнгечтән 7 км юл үтеп трассага чыгуы башка сыймаслык хәл... Халык өчен бу калкулык киртә түгел. Турыдан йөрү аларга вакыт ягыннан отышлырак булачак. Ә бу кыска «халык юлы» кем тарафыннан чистартылачак?
Бу сорауга җавапны Норлат авыл җирлеге башлыгы Ренат Баһаветдинов кертте:
- Юллар чистарту өчен үзара салым акчасы кулланыла. Иртәгә үк бу юлны чис­тартырга техника куябыз.
Монысына да ачыклык керттек кебек. Ә менә авыл уртасындагы юл дип аталган «курган» белән ни хәл итәсе...
- Сез нәтиҗәне күрмичә хөкем итәсез, - дип белдерде «Нурдорстрой» оешмасы директоры.
Бу елның 1 июленнән соң без бу әңгәмәне дәвам итә алачакбыз, чөнки ул вакытка сез сүздәге гыйбарәләрне эш-гамәлләрдә күрәчәксез, юл һәм аның тирә-юне төзеләндереләчәк. Төзүчеләрнең эшләренә дә бәя бирерсез.
- Төзекләндерү дигәндә сез ниләрне күз уңында тотасыз? Сезнең максат юл төзү генә түгелмени? - дип кызыксынып куйдым үзем дә.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X