Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тарихларга кертик даннарын

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел вакыт үтсә дә, сугыш хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган, язлар җитү белән кабат искә төшә.

Минем әткәй Габделбарый Канаковны 18 яше дә тулмаган килеш, 1943 елның 6 гыйнварында сугышка алалар. Ул көнне Мулла иле авылыннан 15 ир- егет яуга китә. Аларны бөтен авыл озатырга чыга. Гармунчы иптәшләре кулларына гармун тотып, шул чагында әйткән сүзләре әткәйнең күңелендә уелып кала : «Туктагыз әле, егетләр, әйдәгез, тагын бер генә авылны әйләник әле».

Әткәй башта Курск шәһәрендә яшь сугышчылар мәктәбен үтә. Анда берничә ай укыганнан соң, беренче тапкыр сугышка керә. Ул 3нче Белоруссия фронтында элемтәче булып хезмәт итә. Иң алдан, алгы сызыктан сугышчылар миналарның юклыгын тикшереп чыгалар. Аннан дошманнар куеп калдырган барлык киртәләрне тикшерәләр. Беренче булып элемтәне башкомандующий һәм штаб белән тоташтыралар. Армия белән җитәкчелек итү берүк вакытта телефоннан һәм телеграф элемтәсе белән алып барыла. Каты сугыш­ларның берсендә, фронт командующие белән тиз арада элемтәгә керер өчен, снарядлар яңгыры астында чыбыклар сузарга туры килә. Каршыларына немец танклары килеп чыга. Алар иптәше белән якындагы траншеяга яшеренәләр. Танкларның берсе нәкъ өсләреннән уза.

Гөлфинә Канакова.

Яшел Үзән-Мулла Иле

Язманың тулырак вариантын газетаның 41нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X