Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Талантының чиге юк

Чыгышлар залы яныннан үткәндә ирексездән туктап калдым. Аннан дәртле татар моңы агыла иде. Ул залдагы, тирә-яктагы һәр кешене җыр бишегендә тирбәтә. Бу җырны сәхнәдән мәктәбебезнең яраткан җырчысы Альбина Хәсәнова башкара. Мәкаләмнең төп герое да чыгарылыш сыйныф укучысы шул Альбина була инде. Кыңгыраулы мәктәп елларының бер истәлеге булып калсын дип, бу...

Чыгышлар залы яныннан үткәндә ирексездән туктап калдым. Аннан дәртле татар моңы агыла иде. Ул залдагы, тирә-яктагы һәр кешене җыр бишегендә тирбәтә. Бу җырны сәхнәдән мәктәбебезнең яраткан җырчысы Альбина Хәсәнова башкара.
Мәкаләмнең төп герое да чыгарылыш сыйныф укучысы шул Альбина була инде. Кыңгыраулы мәктәп елларының бер истәлеге булып калсын дип, бу язмамны үземнең шушы укучыма багышларга булдым.
Талантлы бала бөтен яктан да талантлы, дигән бит бер акыл иясе. Альбина үзен мәктәптә 11 ел уку дәверендә төрле яктан ача белде. Мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган чараларның үзәгендә кайнаучы ул.
Укучым түбән сыйныфларда укыганда ук үзенең булдыклылыгы, тырышлыгы, сәләтлелеге белән башка укучылардан аерылып торды. Шулай ук аның күңеле җыр-моңга да бик бай булды. Бию түгәрәгенә йөреп, аңа булган осталыгын да үстерде. Мәктәп һәм авыл мәдәният йортында уздырылган чаралар аннан башка узмады. Альбина һәрвакыт сәхнә түрендә булды, шуңа күрәдер, аны «сәхнә йолдызы» дип йөртәләр.
Альбина үзенең тәрбияле, башкалар янында үз-үзен тота белүе, шулай ук мәрхәмәтле, игътибарлы булуы белән башкаларга үрнәк булып торды. Гаиләдә бердәнбер кыз булуга карамастан, кечкенәдән үк хезмәт сөяргә, кешеләрне яратырга, иптәшләренә чын дус булырга өйрәнеп үскән ул. Әти-әни­се аның белән горурлана ала. Шундый тәүфыйклы бала булып үсүендә гаиләдәге әби-бабаларының да роле зур, дип уйлыйм мин. Алар кадерле оныклары өчен матур сүзләрен, кирәкле киңәшләрен кызганмаганнардыр, чөнки үзләре дә авылыбызның абруйлы кешеләре.
Альбина мәктәптә бары тик «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә укыды. Фәннәрне бертигез үзләштерде, шулай да тел фәннәренә өстенлек бирде. Муниципаль чаралар - Тукай һәм Онегин укулары, шигырь бәйрәмнәре аннан башка узмады. Шунысы куанычлы: бу чараларда һәрвакыт җиңүче исемен яулады ул. Фән олимпиадалары, төрле конференцияләрдә дә үз көчен сынады. Яхшы укыганы, төрле чараларда катнашканы өчен алган Мактау кәгазьләренең саны бихисап. Ә мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады.
Яраткан укучым мәктәп белән быел саубуллашты. Аерылышу бераз моңсу булса да, аның өчен күңелем тыныч. Беркайчан да югалып калмаячагына иманым камил минем. Альбина Казан (Идел буе) федераль университетның халык­ара мөнәсәбәтләр факультетында укуын дәвам итә.
Эльвира Бачкова,
Әйшә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X