Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Талант кына җитми, тырышлык кирәк

Узган уку елында шәһәр һәм район урта мәктәпләренең 4 укучысы бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен татар теле һәм әдәбиятын сайлап алган иде. Әлеге имтихан бердәм республика имтиханы дип атала (ЕРЭ). 4 укучының 3се рус кызы булуы мактауга лаек. Болар - Ковалева Алена (Васильевоның 1нче кадет мәктәбе), Морозова Виктория (14нче лицей)...

Узган уку елында шәһәр һәм район урта мәктәпләренең 4 укучысы бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен татар теле һәм әдәбиятын сайлап алган иде. Әлеге имтихан бердәм республика имтиханы дип атала (ЕРЭ). 4 укучының 3се рус кызы булуы мактауга лаек.
Болар - Ковалева Алена (Васильевоның 1нче кадет мәктәбе), Морозова Виктория (14нче лицей) һәм Гранкина Виктория (10нчы гимназия). Кызларның өчесе дә татар телен рус төркемендә өйрәнгән. ЕРЭны тапшырган С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе укучысы Мотыйгуллина Гөлназ исә татар төркемендә укыган.
Татар теленең һәм әдәбиятының бөтен матурлыгын һәм аһәңен укучылары күңеленә сеңдереп, татар теле укытучылары Ләлә Скутарова (Васильевоның 1нче мәктәбе), Роза Сәлахова (14нче мәктәп), Миләүшә Нәҗметдинова (10нчы гимназия), Гөлгенә Курмаева (Осиновоның татар гимназиясе) ифрат дәрәҗәле эш башкарган.
- Безнең Вика татар телен I сыйныфта укый башлагач та үз иткән иде, - дип сөйли 10нчы гимназиянең милли мәсьәләләр буенча гимназия директоры урынбасары Миләүшә Нәҗметдинова. - Виканың телләр өйрәнүгә һәвәслеге бар, шуңа күрә татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү аңа башкаларга караганда җиңелрәк бирелде. Татар телен өйрәнүгә теләге дә көчле иде. Хезмәт сөючәнлек, тырышлык һәм үҗәтлек кебек, бары тик сирәк кешегә генә бирелә торган асыл сыйфатларны да өстәргә кирәк моңа.
Вика татар телен яратуын һәм аны теләп өйрәнүен шәһәр һәм район күләмендә үткәрелә торган олимпиадаларда гел раслап килгән. Ел саен призлы урыннар яулавы моңа ачык дәлил.
- Телне өйрәнүне камилләштерү максатыннан, үзлегеннән дә бик күп шөгыльләнә, - дип сүзен дәвам итә директор урынбасары. - «Татарстан - яңа гасыр» телевидениесендә бара торган «Яшьләр тукталышы»н, музыкаль тапшыруларны яратып карый һәм театрларда куела торган татарча спектакльләргә йөри. Хәтере дә яхшы Виканың. Тукай, Җәлил, Такташ, бүгенге заман шагыйрьләр шигырьләрен яттан сөйли, татар язучыларының проза әсәрләрен татар телендә укый. Татарча иркен сөйләүче шундый укучылар булганда укытучыга дәрес үткәрүе дә, алар белән тигез дәрәҗәдә фикер алышуы да рәхәт.
Гранкина Виктория белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, имтихан тапшыру өчен нәкъ менә татар телен һәм әдәбиятын сайлап алган һәм имтаханда, 73 балл җыеп, үзенә менә дигән бүләк ясаган, ышаныч өстәгән. Виканың булачак һөнәре телләр, шул исәптән татар теле белән бәйле булуын да өстәргә кирәк.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X