Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сүз – бер көнлек, тел – гомерлек

Татар телен балалар бакчасында ук нигезле өйрәнергә кирәклеген, сабыйлардан бигрәк, әти-әниләр яхшы аңлый. Аеруча, мәктәптә укучы улы-кызы булганнар.

«Биредә татар телен өйрәнгәч, мәктәптә укыйсы күпкә җиңел», - дип фикерен белдергән ата-аналар белән еш очрашырга туры килә. Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар татар телен беләме дигән сорауга, ничек кенә әле дип җавап бирер идем! Моны мин 26нчы балалар бакчасында узган бәйрәмдә яхшы күрдем. Рус милләтеннән булган сабыйлар да, авыз тутырып, татарча сөйләде.
Бәләкәчләрнең белемен сынарга, бәйрәм итәргә дип 14нче лицейның татар төркемендә укучылар да килгән иде. Алар төрле уеннар, табышмак­лар аша сабыйларның телне ничек оста белүләрен тикшерде. Татар теле укытучысы Эльмира апалары Ганиевага кунаклар алдында кызарырга туры килмәде. Чөнки ул һәр дәресне балаларга мавыктыргыч, өйрәнергә җиңел булсын дип уен формасында, төрле-төсле дәрес­лек ярдәмендә үткәрә.
- Милли белем бирү билгеләнгән бер план буенча бара һәм балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә тору төп бурычларның берсе ул. Чөнки без барыбыз да бер уртак эшне башкарабыз. Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениедә башланган укытуны мәктәп дәвам итә бит, - дип сөйли 14нче лицейның милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Ләйлә Исмәгыйлева.
Әлбәттә, тел өйрәтүне балалар бакчасына гына йөкләп калдыру дөрес булмас иде. Иң мөһим тәрбия гаиләдән килә. Башка милләттән булганнар ана телебезне өйрәнер ул, анысы өчен борчылмыйк. Татар гаиләсендә үскән баланың әнисенә «мама» дип дәшүе хафага салырга тиеш безне. Әни, әнием... Нинди матур сүзләр! Сабыйларыбыз үзебезчә, татарча сөйләшеп, газиз телебезне хөрмәт итеп, кадерләп үссә иде.
Алия Гаязова

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев