Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сөйләшәбез төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә!

Бу көннәрдә Татарстаныбыз халкы ике олы бәйрәмне - Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтә.

Бу уңайдан район халкы яши торган барлык торак пунктларның китапханәләрендә «Русьтән Россиягә кадәр» тарихи белем көннәре, мәдәният йортларында бәйрәм концертлары була.
Олы бәйрәм көннәре Яшел Үзәннең Гоголь урамында сквер ачылу тантанасы белән истә калачак. Тантанага килүчеләр иң беренче булып Мәңгелек утка чәчәкләр салды, аннары кулларына «Яраткан Яшел Үзәнем» дип язылган флажоклар, Россия флаглары тотып шәһәр күле буйлап «Муравейник» скверына килде.
Бу сәүдә ноктасы янындагы скверны биредә яшәүчеләр күптән көтеп алды: ташландык караңгы бер урын булып торган урам шәһәрдәшләр өчен менә дигән ял итү урынына әйләнгән. Биредә халык агач үсентеләре утыртты, аларны бәйрәмчә бизәп, «триколор» ленталары да тагып куйды. Яшел Үзән тагын бер яшел почмакка баеды. Бәйрәм котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев