Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сүтәләр һәм сүтәчәкләр!

Өмет күле буе, халык телендә аны Мочалка дип тә йөртәләр, танымаслык булып үзгәрәчәк. Биредә төзелеп килүче ике күпкатлы йортны ел азагында инде тапшырырга тиешләр. Төзелеш алып барырга комачаулаган сарай-гаражларны сүтүләре хакында хәбәр иткән идек инде. Бу сүздә генә эленеп калмады. Узган җомгада яңа төзелә башлаган йортка терәлеп үк торган кирпеч...

Чынлап торып тирә-юнебезгә күз салсак, мондый сарай-гаражлар шәһәрдә байтак. Күз ияләшкәнгәме, аларны инде без күрмибез дә, игътибар да итмибез. Буялмаган иске корылмалар, әлбәттә, Яшел Үзәнебезне бизәми. Аннан шәһәрнең үзәгендә буш урыннарга яңа йортлар да салына башлагач, аларның төзелешкә комачау итүе дә билгеле булды. Инде ничә еллар буе торган сарайлар кемгә кирәк булды соң, дигән сорау да туар. Әйе, баз вазифасын да үтәгән, аннан кешенең никадәр артык әйберен сак­лаган бу сарайларны юк итәргә каршы чыгучылар да юк түгел. Күпме яшелчәне, кирәк-яракны кая куярга? Ә чынлап торып тикшерә башлагач, хуҗаларның бу урынга бернинди дә хокукы булмавы ачыклана. Өмет күле янындагы йортлар узган гасырның 50нче елларында ук төзелгән. Өйләрне ул вакытта нигездә мичкә ягып җылытканнар. Шуңа да торак йортлар белән, утын куяр өчен, бу корылмалар да тапшырылган. Хәзер исә утын ягып җылыту системасы үткәндә калды. Шуңа да биредә яшәүчеләрнең бу сарайны кайсы куллана, кайберләре юк. Ташларга жәл булган барлык әйберне монда саклыйлар. Ә җир участоклары, сарайлар рәсмиләштерелмәгән.
Карл Маркс урамындагы сарай-гаражлар акрын гына суд карары нигезендә сүтеләчәк. Монысы факт. Без килгән көнне яңа йорт янында шулай ук иске булмаган, ап-ак кирпечтән салынган гараж сүтелде. Һәм бу мәсьәләгә гараж хуҗасы да аңлап караган. Башкарма комитет хуҗалык төзелешен аннан сатып алган. Шуңа да җимерелгән гараж урынында куаклар утыртылачак, балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
Бу хәлгә аңлатма бирүне сорап, без район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллинга мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгене аңлатты.
- Өмет күле янында барган эшләр яңа салынучы йортка караган территорияне төзекләндерү максатыннан тормышка ашырыла. Әлеге йорт гражданнарны авария хәлендәге өйләрдән күчерү программасы буенча төзелә. Сүтеләсе сарай-гаражлар әле байтак. Бу районда урнашкан хуҗалык корылмаларыннан бары өч гараж гына шәхси милек буларак рәсмиләштерелгән. Калганнары документ буенча хуҗасыз булып кала. Алар авария хәлендә булып, тирә-юньдәгеләргә дә куркыныч тудыра. Бүгенге көндә башкарма комитет хуҗасыз һәм халыкка куркыныч тудырган корылмаларны ачыклау белән шөгыльләнә. Андыйлар иң беренче чиратта сүтеләчәк. Берүк вакытта шушыңа охшаш корылмаларның документларын тикшерәбез һәм еш кына хуҗаларның рөхсәт кәгазе булмавын ачыклыйбыз. Без шәһәребезнең төзек, матур һәм чиста булын телибез. Башкарма комитет моның өчен бар көчен дә куячак.
Шәһәрнең иске өлешендә төрле гаражлар, сарайлар, будка формасындагы корылмалар байтак. Әлеге объектларга инвентаризация үткәрелмәгән, шуңа да аларның күпмелеген беркем дә төгәл әйтә алмый. Шәһәр хакимияте барысын да сүтәргә дигән кампания игълан итмәгән. Проблема һәр ноктада аерым хәл ителәчәк. Мәсәлән, йорт төзелеше вакытында, нәкъ менә Өмет күле янындагы кебек.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев