Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Спорт – аның яшәү девизы

Безнең мәктәптә спорт белән шөгыльләнүче укучылар шактый. Мин сезгә сыйныфташым Харисов Илһам турында язарга булдым. Без аның белән бер сыйныфта укыйбыз. Аңа игътибар бирүемнең сәбәбе шул: ул ел дәвамында спортның ниндидер бер төре белән шөгыльләнә. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл - аның яшәү девизы. Мин Илһамны физкультура дәресендә чаңгы шуарга...

Безнең мәктәптә спорт белән шөгыльләнүче укучылар шактый. Мин сезгә сыйныфташым Харисов Илһам турында язарга булдым.
Без аның белән бер сыйныфта укыйбыз. Аңа игътибар бирүемнең сәбәбе шул: ул ел дәвамында спортның ниндидер бер төре белән шөгыльләнә. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл - аның яшәү девизы.
Мин Илһамны физкультура дәресендә чаңгы шуарга чыгып барган чагында очраттым һәм аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдым.
- Илһам, спортның кайсы төре сиңа күбрәк ошый?
- Аеруча бокс, чаңгы, футболны якын күрәм.
- Безнең мәктәптә бокс белән шөгыльләнүче егетләр күп. Ул кайсы ягы белән сезне үзенә тарта?
- Шәхсән минем үземә аның техникасы ошый. Аннан соң үз-үзеңне яклау өчен дә бик яхшы ул. Минемчә, һәр ир-егет бокс алымнарын белергә тиеш.
- Ярышларда катнашасызмы?
- Әлбәттә. Әле күптән түгел генә Казанда 12-15 яшьлекләр арасында бокс буенча ярышта III урын алдым, диплом, медаль белән бүләкләндем. Мин бу җиңүемә бик шатландым, тагын шундый ярышларда катнашу теләге белән кайттым.
- Чаңгыны да якын күрәсең икән.
- Әйе, кышын чаңгы шуарга, җәен футбол уйнарга яратам. Әле шушы көннәрдә Олы Яке авылында Олимпия чемпионы Ринат Сафин хөрмәтенә узган чаңгы ярышында катнаштым.
- Сиңа уңышлар телим, Илһам.
Закирова Зәринә,
Әйшә урта мәктәбенең
VIII сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев