Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Спартакиадага йомгак ясалды

28 майда мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасына нәтиҗә ясалып, җиңүчеләргә диплом һәм бүләкләр тапшырылды. Бу чара 5нче татар гимназиясендә барды. Гимназия укытучылары һәм укучылары аларга үзләренең концерт номерларын бүләк итте. Мәгариф хезмәткәрләренең республика спартакиадасы быел безнең шәһәрдә берничә ай элек булып, анда Яшел Үзән командасы бик яхшы нәтиҗә күрсәтеп, җиңеп чыккан иде....

28 майда мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасына нәтиҗә ясалып, җиңүчеләргә диплом һәм бүләкләр тапшырылды. Бу чара 5нче татар гимназиясендә барды. Гимназия укытучылары һәм укучылары аларга үзләренең концерт номерларын бүләк итте.
Мәгариф хезмәткәрләренең республика спартакиадасы быел безнең шәһәрдә берничә ай элек булып, анда Яшел Үзән командасы бик яхшы нәтиҗә күрсәтеп, җиңеп чыккан иде. Алар балаларга тәрбия һәм белем бирүдән тыш, үзләренең спортка мөкиббән булуларын, һәр ярышта җиңүгә омтылуларын чираттагы тапкыр исбатлады. Педагоглар муниципаль район предприятиеләре арасында уза торган ярышларда да алдынгы урыннарны яулый.
Хәзер актив хезмәткәрләр алдагы ярышларга әзерләнә. Педагогларның быелгы республика спартакиадасын сентябрьдә уздыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X