Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Социаль хезмәткәрләр үз һөнәрләренә тугры

Июнь аенда, гадәттә, социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Традиция буенча бу көнне ел дәвамында әйбәт эшләгән хезмәткәрләр билгеләнә.

«Әйбәт» сүзе монда урынлы да түгел, чөнки халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә башкача эшләп булмый. Монда бары тырыш, кешелекле, ярдәмчел һәм сабырлар гына эшли ала.

Яшел Үзән муниципаль районының социаль яклау бүлеге дә искәрмә түгел бу очракта. Алар көн саен халыкка ярдәм күрсәтүдә, хезмәттә. Бу көннәрдә шушы һөнәри бәйрәм кысасында алар мәдәният сараена бәйрәм чарасына җыелды. Аларны котларга һәм иң җылы сүзләрен җиткерергә район җитәкчеләре, уку йортлары директорлары, «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте активистлары килде. Шуны әйтергә кирәк: әлеге хәрәкәт активистлары бу чараны оештыруда турыдан-туры катнашты.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 44нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X