Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сораулар булгач, җавабы булмый калмас

31 мартта хакимият бинасында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Яшел Үзән халкын кабул итте.

Кабул итүгә алдан язылып та, болай да килүчеләр бар иде. Сораулар тематикасы да төрле иде. Аерым алганда, Энгельс урамында яшәүчеләргә рәхәтләнеп йөрерлек тротуар булмауга борчылып мөрәҗәгать итүче булды. Авария хәлендәге йортлардан кешеләрне күчерү мәсьәләсендә ачыкласы сораулар күп. Шулай ук Паратская урамының 6нчы йортында яшәүче ТСЖга канәгатьсезлеген белдерде, капиталь ремонттан соң түләүләр сизелерлек арткан. Алда бу йортта яшәүчеләргә гомуми җыелыш җыеп, идарәче компаниягә күчү мәсьәләсен хәл итү кирәклеге тәкъдим ителде. Күп балалы гаиләләргә һәм инвалидларга җир бүлеп бирүдә ачыкласы сораулар булды.

Юстиция министры урынбасары билгеләгәнчә, бездә башка районнардан аермалы буларак катлаулы һәм нигезләнгән сораулар бирелгән. Гражданнарның активлыгы һәм төгәл позициясе булса да, юстиция министрлыгы вәкиле килүдән файдаланып тагын да күбрәк сораулар белән мөрәҗәгать итәргә булыр иде. Проблемалар бит районда да күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев