Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Солтанәхмәт бабай Ленинградны азат иткән

Яшел Үзәндә яше 100дән узган Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Галиәхмәт улы Солтанәхмәт Галиәхмәтов атлы ул каһарман. 2014 елның 24 гыйнварында бәйрәм иткән хөрмәтле якташыбыз үзенең данлы юбилеен. Яшел Үзән атаклы шәхесләр белән дан тота. Кемнәр генә чыкмый һәм кемнәр генә яшәми безнең районда. Әйтик, йөзьяшәр өлкәннәр дә унбер кеше...

Яшел Үзәндә яше 100дән узган Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Галиәхмәт улы Солтанәхмәт Галиәхмәтов атлы ул каһарман. 2014 елның 24 гыйнварында бәйрәм иткән хөрмәтле якташыбыз үзенең данлы юбилеен.
Яшел Үзән атаклы шәхесләр белән дан тота. Кемнәр генә чыкмый һәм кемнәр генә яшәми безнең районда. Әйтик, йөзьяшәр өлкәннәр дә унбер кеше икән бездә. Әле шулар арасында Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар да бар. Халык телендә «Мог­җизалар кыры» дип йөртелгән микрорайонда гомер итеп ятучы Солтанәхмәт бабай да шул канкойгыч сугышта катнаша. Кызы Гөлчәчәк һәм кияве Пәхметдин Шәрәфетдиновлар гаиләсендә тәрбияләнә хөрмәтле өлкән кешебез. Бусын иң сөенечле хәбәр итеп беренче әйтергә кирәк дип саныйм. Килешерсез, шундый зур яшькә җиткән кешенең ялгыз калмыйча, кадер-хөрмәттә яшәве бик тә әйбәт хәл. Аның турында кияве Пәхметдин абый сөйләде:
- Без аны һәм әбине авылдан үзебезгә 1987 елда алып килдек. Кызганыч, әбиебез мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын! Бабаебыз исә, сөбханаллаһ, моңа кадәр батыр йөрде. Ул гел хәрәкәттә булды. Өй тирәсендә генә түгел, хәтта, Гәр авылындагы кибеткә дә барып килә иде. Менә быел картлыгы нык сиздерә башлады, хәзер үзен генә калдырырга ярамый. Күптән түгел генә егылып башын имгәтте, «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килде... Шәһәрдә фатир сораган идек тә - бирмиләр. Югыйсә, Бөек Ватан сугышы ветеранын торак белән тәэмин итәргә тиешләр бит инде.
Билгеле, уңайлыклары булган фатирда өлкән кешене каравы җиңелрәк булыр иде. Шәрәфетдиновлар күп тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр шәһәрнең башкарма комитетына, әмма бу йортны торыр­га яраклы һәм мәйданы җитәрлек дип, яңа фатир бирүдән баш тарталар икән. Яшел Үзән шәһәре башкарма комитеты бер гасыр гомер иткән Солтанәхмәт бабайның Ватанны яклап сугышуын хөрмәт итәр дип өметләнәбез.
- Ул бик тыйнак кеше бит. Мин - илне якладым дип күкрәк сугып үзенә ташламалар таләп итеп йөрмәде. Гомумән, сугыш турында сөйләргә яратмый. Минем бабай, югыйсә, 41елда ук яуга алына. Ленинградны саклый һәм блокаданы өзгән каты сугышларда катнаша. Германияне җиңгәч Владивостокка җибәрәләр әле үзен. Анда Порт-Артур, Харбин шәһәрләрен японнардан азат итүдә катнаша... Менә мин аның озын гомерле булу серен дә шуннан күрәм. Канкойгыч сугышларда катнашкач ул тормышның кадерен белеп яши. Бозык гадәтләре юк аның. Кешегә явызлык кылмады, намаз укып Коръән кушканча гомер итә кадерле бабабыз.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X