Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сөннәт буенча бүләк бирү кагыйдәләре

Ислам динендә бүләк бирүнең, бүләкне кабул итүнең билгеле бер әдәпләре һәм кагыйдәләре бар:

1. Бүләкне без, Аллаһ ризалыгы өчен дип, мөгамәләләрне ныгыту йөзеннән, тынычлык, ярату һәм дуслык билгесе буларак бирергә тиешбез. Шуңа да бүләкне сайлаганда, яхшы максат күздә тотылырга тиеш, ә кимсетү һәм түбәнсетү түгел.
2. Бүләкне башкалардан яшерен бирегез. Чөнки бүләкне кабул итүче аны кайчан һәм кайда ачарга икәнен үзе сайларга тиеш.
3. Бүләкне алуга ук аны читкә алып кую ярамый, бу бүләк бирүчене үпкәләтергә мөмкин.
4. Бүләк сайлаганда исрафчыл булмагыз, чөнки сез бүләкне кабул итүчене уңайсыз хәлгә куярга мөмкинсез. Шулай ук бүләк сайлаганда бик саран да булмагыз, бу да кешене үпкәләтергә мөмкин. Ләкин бу бүләкнең бәясенә яки күләменә артык игътибар бирегез дигән сүз түгел. Иң мөһиме -ихласлык.
5. Әгәр кеше бүләктән баш тартса, ни сәбәпле баш тартуын сорарга һәм алга таба моны күз уңында тотарга кирәк. Әгәр бүләктән баш тарту сәбәпсез икән, моны ачыклап бетерергә һәм билгеле бер килешүгә килү зарур.
6. Бүләкне ярату һәм хөрмәт йөзеннән бирергә кирәк, ә үз мәнфәгатьләреңне кайгыртып түгел.
7. Үз мәнфәгатьләреңне кайгыртып бирелгән бүләк ул - бүләк түгел, ә ришвәт.
8. Бүләк бирүнең максаты тәүбә итү булса, бу да бүләк түгел, ә сәдака була.
9. Бүләкне үзегез белгән яхшы күңелле кешеләрдән алу дөресрәк санала.
Сәйдә Хәят.
tat.islam-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев