Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«СҮНГӘН ЙОЛДЫЗЛАР» – МЕДИЦИНА УЧИЛИЩЕСЫ СӘХНӘСЕНДӘ

Быел Татарстанда әдәбият елы. Шул уңайдан Яшел Үзән медицина училищесында татар әдәбиятында якты эз һәм бай иҗади мирас калдырган күренекле язучы, драматург, артист һәм режиссер Кәрим Тинчурин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды һәм аның "Сүнгән йолдызлар" драмасы сәхнәгә куелды.

Яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, патриотик омтылышлар булдыру, халкыбызның бөек шәхесләре белән кызыксыну һәм горурлану, матурлыкны тою кебек олы хисләр тәрбияләү дәрес уздыру белән чикләнмичә аудиториядән тыш эшләр дә оештыруны таләп итә. Аудиториядән тыш эш белем һәм тәрбия бирүдә бердәм процесс буларак, дәресләрнең дәвамы итеп билгеләнә. Студентларның аудиториядән тыш мөстәкыйль эшләрен оештыруның бер формасы - түгәрәк эше.

Безнең училищеда татар теле һәм әдәбияты бүлмәсе каршында "Нур" татар драма түгәрәге эшләп килә. Түгәрәккә йөрүче студентлар белән һәр елны төрле театрлар, кичәләр оештырыла. Г. Камалның "Беренче театр", Т. Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр", "Әниләр һәм бәбиләр", "Алты кызга бер кияү", Ш. Хөсәеновның "Әни килде" әсәрләре буенча куелган спектакльләрне рус телле укытучылар һәм студентлар да зур кызыксыну белән карадылар. "Әниләр һәм бәбиләр" спектакле шәһәребезнең 5 нче гимназиясендә дә күрсәтелде. Быел Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасын сәхнәләштердек.

Кәрим Тинчуринның әсәрләре заман үткән саен тагы да тирәнрәк мәгънә төсмере ала баралар һәм сәхнәдә тулы җанлы тормыш белән яшәүләрен дәвам итттерәләр. "Сүнгән йолдызлар" әсәре шундыйлардан. Әлеге драманы сәхнәгә кую өчен әзерлек эше алдан ук башланды. Һәр катнашучы үзенең роленә бик җаваплы карады.

Репетицияләрдә дөрес сөйләм, сәхнәдә үз-үзен тотышы өстендә кат-кат эш алып барылды. Студентлар сәхнәне җиһазлауда зур булышлык күрсәттеләр, спектакль өчен кирәк булган декорацияне ясадылар, костюмнарны тектеләр.

Тамаша куеласы көн үзе бер бәйрәм төсен алды. Залда тынлык, утырырга урын җитмәү сәбәпле, күбесе басып карадылар. Сәхнәдә - авыл йорты күренеше - тамашачыны егерменче еллар башы мохитенә алып китте. Менә "Каз канаты" көе яңгырый. Сәрвәр ролен дүртенче курс студенткасы Низамова Әдилә искиткеч башкарды. Ихлас уйнавы, күз карашыннан ук героиняның төрле якларын ачуы белән ул тамашачының күңелен яулады. Әдилә әле шатланып, әле борчылып уйнавы белән Сәрвәрнең йомшак, ягымлы та һәм нык холыклы да булуын күрсәтә алды. Сөйгәне Исмəгыйльнең үлемендə үзе гаепле булуны аңлаган Сəрвəрнең рухы сынуга түзə алмыйча акылдан язу күренешен тетрәнмичә карау мөмкин түгел иде. Ихтыярсыздан аккан күз яшьләрен беркем яшермәде.

Исмəгыйль ролен башкаручы дүртенче курс студенты Сафиуллин Шамил үзенең гадилеге, тыйнаклыгы белән истә калды. Шамил - актёр ятимлеген, ялланган кешелəренə буйсынып яшəргə мəҗбүрлеген тасвирлый. Герой Сəрвəр белəн бергə бəхетле була алачакларына ышанмавын сизə, тиздəн һəлак булачагын тоя, актёр моны бөтен нечкəлеклəренə кадəр күрсəтə.

Өченче герой - карт хәзрәтнең улы Надир мәхдүм ролендә икенче курс студенты Җиганшин Булат. Мәхдүм Сəрвəрне шашып ярата, шуңа да аның янында мулла улы Надир мəхдүм назлы, дулкынланучан, ə Фəрхигə карата - кискен, каты. Булат геройның характерын төгәл ачып бирде.

Сəрвəрнең иптəш кызы Фатыйма образын икенче курс студенткасы Галиуллина Зилә, Сәрвәрнең әбисе Гөлнурны өченче курс студенткасы Халиуллина Илүзә, имче карчык Фәрхи ролен беренче курс студенткасы Закирова Зилә табигый итеп тудыра алдылар.

Спектакльдә "Аулак өй" күренешен уйнаучылар күңелле һәм оста итеп башкарулары белән караучыларны чын күңелдән көлдерделәр. Бу күренештә яшьләр рольләрен студентлар Халиуллина Гөлүзә, Садыйков Илнар, Нигъмәтҗанов Илнар, Миннебаев Салават, Сибгатуллин Рәүф, Мифтахов Илһам башкардылар.

Әдәби кичә Закирова Зилә башкаруында "Аерылмагыз" җыры белән тәмамланды. Тамашачыларның көчле алкышлары артистларны озак вакыт сәхнәдән җибәрми торды.

Әлеге чараларны үткәрү яшьләрдә милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә һәм формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләндерү дә тудыралар. Спектакльне өйрәнгәндә студентлар каһарманнарның тормышлары белән яшәп, алар дөньясына чумып, рухи яктан сафланалар, киләчәктә үз вазыйфаларын башкаруда җаваплылык хисе тоялар.

Гомумән алганда, "Сүнгән йолдызлар" спектаклен сәхнәгә куючы Яшел Үзән медицина училищесы студенты студентлар К. Тинчуринның "театр тетрәндерергә тиеш" дигән фикерен тагын бер тапкыр расладылар.

Күп санлы сораулар буенча хәйрия спектакль кабат сәхнәгә куелды. Әдәби кичәгә Яшел Үзән үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре, ветераннар чакырылды. Спектакльдән кергән акчага балалар хастаханәсендәге авыру һәм әниләре баш тарткан балалар өчен кирәкле әйберләр алыначак.

Хәсәнова Н. С., Яшел Үзән медицина училищесының

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев