Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Синоптиклар Татарстан халкын көчле җил турында кисәтә

Республикада урыны белән күз күреме 1–2 чакрымга кадәр начарланачак, секундына 15—18 метрга кадәр өермәле көчле җил һәм буран көтелә.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда һава торышы шартлары бозылу турында кисәтә.

Иртәгә, 31 гыйнварда төнлә һәм көндез республикада урыны белән күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланачак, секундына 15-18 метрга кадәр өермәле көчле җил һәм буран фаразлана.

"Татар-информ" буран чыкканга, Казан-Ульяновск трассасында автобуслар хәрәкәте чикләнә, дип хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода синоптики сообщили департамент гидрометеорологии