Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шулкадәр ошаган, тагын киләчәк

Җомга көнне Татарстанга эшлекле сәфәр белән килгән Россия Федерациясе Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин, хисап палатасы аппараты җитәкчесе Сергей Шахрай, Зөя утравында булып, анда барган реставрация эшләре белән танышты. Аларны Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков, «Яңарыш» фондының башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Ларионова, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин...

Җомга көнне Татарстанга эшлекле сәфәр белән килгән Россия Федерациясе Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин, хисап палатасы аппараты җитәкчесе Сергей Шахрай, Зөя утравында булып, анда барган реставрация эшләре белән танышты.
Аларны Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков, «Яңарыш» фондының башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Ларионова, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин озатып йөрде.
Сергей Степашин, утрауда барган үзгәрешләргә гаҗәпкә калып, үзенең соклануын белдерде. Чынлап та, кыска гына вакыт эчендә утрау танымаслык булып үзгәрде, кешеләрнең йөзенә елмаю кунды, алга таба яшәргә өмет туды. Рәссамнар һәр соборны җентекләп өйрәнә, тарихи кыйммәтен ачыклый, һәм, иҗади якын килеп, реставрация эшләрен башкара.
Тимерче алачыгы да монда килгән туристлар өчен үзенә күрә бер кызыклы урын булып тора. Монда кергән һәр кунак бәхет тәңкәсе сукмыйча калмый. Сергей Степашин да, үзенең тәңкәсен сугып, куен кесәсенә салып куйды.
Хисап палатасы җитәкчесе «Яңарыш» фондының «Татарстанның мәдәни ядкарьләре: борынгы шәһри Болгар һәм Зөя утравы» проекты кысаларында башкарылган эшләр белән танышканнан соң, бу проектның рухи бәясе универсиадага караганда да кыйммәтрәк, диде. Универсиада яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандаласа, «Яңарыш» фонды тарихи һәйкәлләребезнең киләчәге өчен ихлас күп эш башкаруына, һәм бу күпкә кыйммәтрәк булуына басым ясады.
И.Илгиз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250