Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Штраф үз вакытында түләнмәсә, аның күләме икеләтә арта

Автомобильчеләрнең күбесен штраф түләү срогы кызыксындыра. Вакыт исәбе штраф салу турында карар алу белән, аның белән риза булмыйча шикаять белдерү өчен билгеләнгән вакыттан, ягъни ун көннән соң башлана.

Машина йөртүче штрафын 60 көн эчендә түләргә тиеш. Шуңа ярашлы рәвештә, ЮХИДИ штрафын түләү срогы 60+10ны, ягъни 70 көнне тәшкил итә. Бу шулай ук «Бәхет хатларына» да (видеофиксация аша теркәлгән хокук бозулар) кагыла. Почта элемтәсе бүлегендә әлеге документны кул куеп алган вакыттан алып ун көн узгач башлана. Кайбер машина йөртүчеләр «Бәхет хатларын» махсус алмый, әмма карар барыбер штемпель куелу датасыннан башлап үз көченә кертелә - вакыт саны башлана.
Әгәр штраф түләнмәсә, аның күләме икеләтә арта, яисә аңа 15 тәүлеккә кадәр арест салынырга, шулай ук ул 50 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җибәрелергә мөмкин.
- Менә шулай, 2015 елның 17 ноябрендә Әзербайҗанда туып, Яшел Үзәндә яшәүче 29 яшьлек иргә 12 тәүлек арест салынды, - дип сөйли ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - Аны ДПС хезмәткәре туктаткач, ЮХИДИ базасы аша тикшереп, аның, тизлекне арттырган өчен, 2015 елның 30 июлендә салынган штрафын түләмәве ачыкланган. Агымдагы елда ул 27 тапкыр юл йөрү кагыйдәсен бозган. Шул вакытта ул бер генә штрафын да вакытында түләмәгән.
Әгәр дә ЮХИДИ мәгълүматлары системасында штрафның срогында түләнүе турында мәгълүмат булмаса, ул вакытта 10 көн эчендә бу информация автомат рәвештә суд приставларына җибәрелә һәм анда административ эш ачыла.
2015 елның 11 аенда районда юл йөрү кагый­дәсен бозган өчен салынган штрафын вакытында түләмәгән 433 машина йөртүченең 301енә - арест, 128енә штраф салынган.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев