Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәр көнендә «Чәчәкле Яшел Үзән» фестивале узачак: катнашырга ашык

Җәйнең мул ае - августка аяк басабыз.

Инде вакыт, акрынлап булса да, көзгә таба атлый. Шулай да күңелдә шау чәчәкле җәй әле. Яшел Үзәндә чәчәкләр күргәзмәсе оештыруның тарихы ярты гасырдан артык. Ул шәһәрнең үзәгендә чәчәкле сәгать һәм шәһәр паркы янында уздырыла торган булган. Кызганыч, соңгы елларда әлеге традиция онытылды.
Әмма бу күркәм бәйрәмне яңартырга исәпләре. Шәһәр Советы депутатлары инициативасы белән чәчәкләр күргәзмәсенең форматын киңәйтергә карар кылганнар. Бу гадәти фестиваль генә булмаячак, ә тәрбияви чара да. Чөнки шәһәр һәм районны төзекләндерү өчен экология, дизайн, үсемлекләр өлкәсендә яңа алымнар куллануда яшел үзәнлеләр үз өлешен кертә ала. 30 август, Шәһәр көнендә узачак «Чәчәкле Яшел Үзән» фестивалендә берничә бәйге уздырыла. «Оригиналь бүлмә гөле» конкурсында төрледән-төрле бүлмә гөлләре үстерүчеләр катнаша ала. Үзенчәлекле формасы, төсе, күләме белән аерылып торган гөл яратучылар, бу бәйге сезнең өчен.
«Искиткеч уңыш» конкурсы аеруча популяр булыр кебек, ни дисәң дә, ел да әллә нинди кызыклы формаларга кереп үскән җиләк-җимеш, яшелчәне бакчачылар еш очрата. Быел да бакчагызда башкаларны да гаҗәпкә калдырырлык уңыш алгансыз икән, бәйгегә рәхим итегез! Югарыда әйтеп кителгән ике конкурста жюри 5 җиңүчене билгеләячәк һәм аларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылачак.
«Балалар - тормышыбыз чәчәге» балалар костюмнары бәйгесендә 1дән 14 яшькәчә кадәрге малай-кызларга катнашырга мөмкин. Яшел үзәнлеләр чәчәк темасына теләсә нинди материалдан балалар костюмнары ясап, бәйрәмдә тантаналы йөрештә катнаша ала. Өч җиңүче билгеләнәчәк. Барлык катнашучыларга - грамота, кызыксындыру бүләге, ә җиңүчегә - супер-приз.
«Чәчәкле Яшел Үзән» фестивалендә катнашырга теләүчеләр 20 августка кадәр Ленин урамы, 44нче йортта урнашкан «Синяя птица» гаилә клубына заявкалар бирә ала. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, осталыгыгызны башкалар да күрсен.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X