Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шаккаткыч хәлләр

Таиландта яшәүче 18 яшьлек Мали Дуангди - дөньядагы иң озын буйлы үсмер кыз.

Аның бүген гәүдә авырлыгы 130 кило, ә буе 208 см һәм әле ул үсүдән туктамаган. Кызга 9 яшь вакытта аның баш миендә нервысына басып тора торган шеш тапканнар. Әлеге шеш гормональ үзгәрешләр барлыкка китерә икән. Операция ясап, шешне кисеп ату да мөмкин түгел диләр.

Исландия башкаласы Рейкьявик шәһәрендә тротуарлар ясаганда астан менә шул рәвешле җылыталар. Нәтиҗәдә, кышын яңгыр яки кар яугач, җәяүлеләр юлы бозлавыкка әйләнми.

1903 елда төшерелгән бу гаҗәеп фотода Австриянең Император полкы гвардиясе сурәтләнгән. Фотода 1250 кеше, алар 50шәр булып 25 рәткә тезелгәннәр. 1 метр диаметрлы фотоаппаратны махсус шушы фотоны төшерү өчен ясаган булганнар

.

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев