Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шагыйрә белән очрашу

Күптән түгел А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейда 50ләп китап авторы, 400дән артык җыр иҗат иткән танылган шагыйрә Резеда Вәлиева белән гаҗәеп җылы очрашу булды. Кичәнең башында ук Резеда апа мөлаемлыгы, гадилеге, матур сөйләме белән безне әсир итте дә куйды. Ул - бала күңелен аңлый белә торган шагыйрә. Шигырьләре гади дә, шаян...

Күптән түгел А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейда 50ләп китап авторы, 400дән артык җыр иҗат иткән танылган шагыйрә Резеда Вәлиева белән гаҗәеп җылы очрашу булды.

Кичәнең башында ук Резеда апа мөлаемлыгы, гадилеге, матур сөйләме белән безне әсир итте дә куйды. Ул - бала күңелен аңлый белә торган шагыйрә. Шигырьләре гади дә, шаян да, мәгънәле дә, шуңа күрә шигърияте һәркемне җәлеп итә.
Үзебез дә Резеда апа белән очрашуга җенлектәп әзерләнгән идек. Шагыйрәнең тормыш юлы турында да, шигырьләрен дә күп укыдык, җырларын да өйрәндек. Кичәдә Резеда апаның үзебезгә ошаган шигырьләрен яттан укыдык, аның сүзләренә язылган җырларны башкардык, әкиятен уйнап күрсәттек. Резеда апа үзе дә яңа гына язылган шигырьләрен укыды, аннары безнең сорауларга җавап бирде. Очрашу истәлеге итеп китапларын бүләк итеп калдырды безгә.
Шагыйрәнең иҗаты туган җиргә, табигатькә, халкыбызга, телебезгә һәм ата-анага, өлкәннәргә, гомумән, кешеләргә ихтирам тәрбияли. Миһербанлылык һәм мәхәббәт белән сугарылган алар.
Шагыйрә белән гомердә онытылмаслык матур очрашу оештырган өчен, укытучы апаларга рәхмәт әйтеп, киләчәктә шундый кичәләр тагын да булсын иде дигән теләктә калдык.
Гыйләҗева Ләйсән,
лицейның IX сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250