Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сез – Россия армиясенең киләчәге

«Авангард» стадионының спорт залында 23 февраль Ватанны саклау­чылар көне һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган строй җыры һәм күнегүләре смотры булып узды.

Булачак солдатларга бик тә мөһим булган бу чарада район башлыгы Александр Тыгин, хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Рамил Батршин катнашты.

- Сез - Россия армиясенең киләчәге. Чынлап та, биредә катнашкан егетләр хәрби хезмәтне сайлар, дип ышанасы килә, - дип бәйрәм котлавын җиткерде Александр Тыгин.

Мәктәп укучылары, иң әүвәл, зона турында көч сынашты, анда беренчелекне алган 18 команда бирегә җыелды. Берсен мактап, икенчесен яманлый торган түгел. Һәрберсе тиешенчә формада киенгән, төз итеп атлыйлар, шартына туры китереп җырлыйлар да. Хөкемдарлар исә һәммәсен энә күзлегеннән үткәрә. Җиңгән командаларның күбесе шәһәр мәктәпләреннән, алар арасында 60 укучысы булган Олы Ачасыр мәктәбенең булуы куандыра, тулы командага укучылар саны җитмәсә дә (нишләтәсең, авылда балалар саны елдан-ел кими), алар сынатмады, афәрин. Җиңүчеләргә килгәндә I урын - 9нчы лицей командасы, II урын - Васильевоның 2нче мәктәбе, III урында берьюлы өч мәктәп - Осиновоның Карпов исемендәге гимназиясе, Свияжск (Карамалы Тау), 3нче гимназия командасы. Җиңүче команда 9 майда бәйрәм парадында катнашачак.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев