Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ә сез каен себеркесе җыйдыгызмы?

Питрау җитте, җәй бетте, ди халык мәкале. Чынлап та, керәшен татарлары питраудан соң, җәй белән саубуллашсаң да була, чөнки кошлар сайраудан туктый, кәккүк тавышын да киләсе елга кадәр ишетмәячәксең, ә үләннәрнең шифасы яфрактан тамырга күчә, дигән фикердә.

Каен себеркесен Питрауга кадәр җыярга кирәк, чөнки соңгарак калсаң, яфраклары коела. Шулай ук себерке җыюның иң кулай вакыты - юкә чәчәк аткан чак. Чәчәген коя башлагач инде туктарга кирәк. Каен себеркесенең иң классик төре - каен ботакларыннан тыш, аның уртасына бер яшь имән ботагын да куеп калдыру. Шул ук себеркегә бер әрем ботагын куеп калдырсаң, эсседә хуш ис чыгарыр. Мәтрүшкә, бөтнек, чәчәк аткан юкә ботагы да кулланырга мөмкин. Себеркене менә шулай иренмичә ясасаң, тәнгә шифасы да була, мунчага хуш исе дә тарала.
Себеркене зур ясамаска кирәк, ул бер кул белән генә рәхәтләнеп чабынырлык булырга тиеш. Себерке өчен ботакларны 4-5 яшьлек каенның аскы өлешеннән генә алырга кирәк. Иң өске ботаклары себеркегә ярамый, чөнки өлгермәгән була һәм чери башлый. Иң аскы ботакларын да алмагыз. Мунча себеркесенең файдасы турында тагын берничә киңәш.
Агачның калкурак урында үскән булуы шарт.
Себерке җыйнак, кечкенә булырга тиеш. Калын, авыр себерке уңайсыз.
Каен себеркесе кәефне күтәрә, иммунитетны арттыра. Сулыш органнары өчен яхшы.
Имән себеркесе исә кан басымын төшерә, стрессны, арганлыкны бетерә.
Имән себеркесен мунча ташында тотып торсаң, тәмле ис чыгара.
Имән себеркесе өчен материалны әрекмән күп үскән җирдән җыярга кирәк. Мондый имән яфраклары чыдамрак санала.
Имән себеркесен дымлы, күләгәле урында җыялар.
Юкә себеркесе белән чабыну салкын тигәндә бик урынлы. Тик температурагыз югары булмасын.
Ылыслы себерке организмны ныгыта. Невралгиядән, ревматизмнан файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X