Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сергей Михалев вафат...

Бүген төнлә автомобиль һәлакәтендә Россиянең атказанган тренеры, "Салават Юлаев" хоккей клубы идарәсе әгъзасы Сергей Михалевнең гомере өзелгән. Аңа 67 яшь иде...

Сергей Михалев Чиләбедән, моннан берничә көн элек вафат булган. Валерий Белоусовның җеназасыннан кайтып килеше булган.

Тренер булып хезмәт куйганда Сергей Михалев СССР җыелмасы белән 1989 елгы Универсиадада көмеш медаль яулады. "Северсталь" командасы белән 2002-2003 елгы сезонда икенче, 2000-2001 елда өченче урын яулады. Ә "Салават Юлаев"ны 2007-2008 елда ил чемпионы дәрәҗәсенә күтәрде.

Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз...

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев