Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сере кешелекле булуда

Яшел Үзәндә яшәүче Гали Хәлилов турында күзлеләрдән күзлерәк дип язганыбыз булды. Соңгы вакытта сәламәтлеге буенча ул өйдә утырырга мәҗбүр булса да, өстәвенә күзләре сукырайса да, тынгысыз кеше булуын исбатлап тора. Полиция хезмәткәрләренә күптән түгел Волжскида яшеренеп яткан җинаятьчене, узган ел федераль эзләнүдә булган кеше үтерүчене тоткарларга булышкан. Әлфия ЗЫЯКАЕВА Шул...

Яшел Үзәндә яшәүче Гали Хәлилов турында күзлеләрдән күзлерәк дип язганыбыз булды. Соңгы вакытта сәламәтлеге буенча ул өйдә утырырга мәҗбүр булса да, өстәвенә күзләре сукырайса да, тынгысыз кеше булуын исбатлап тора. Полиция хезмәткәрләренә күптән түгел Волжскида яшеренеп яткан җинаятьчене, узган ел федераль эзләнүдә булган кеше үтерүчене тоткарларга булышкан.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Шул уңайдан аңа Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Владимир Богатыревның эчке эшләр бүлеге белән хезмәттәшлеге һәм җинаятьне ачканда гражданлык активлыгы күрсәткән өчен, Мактау грамотасы тапшырылды. Монда да Гали Хәлилов барыбыздан да уздырды.
«Җинаятьче җәзасын алырга тиеш, - ди ул үзе.- Шул чакта безгә туган шәһәребездә яшәве тыныч булыр. Мин 21 операция кичергән кеше. Шулай булса да, үземдә кешечә яшәргә көч табам. Улым өчен, гаиләм өчен яшәргә. Алынган эшемне ярты-йорты эшләргә яратмыйм. Әлбәттә, мин коллегия әгъзасы түгел, шуңа күрә үземне адвокат дип атарга хокукым булмаса да, чынбарлыкта мин кешеләрне яклаучы - адвокат. Ярдәмем тия икән, моның белән горурланам. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге тапшырган Мактау грамотасын да мин хезмәтемне тану буларак кабул итәм».
Үз вакытында төрле яклап белемен күтәргән, финанс-икътисадны гына түгел, психоаналитиканы өйрәнгән, юридик белеме дә булган, яшьнәп яшәргә ашкынган бу кешенең ярдәме күпләргә тия. Аларга ул чын йөрәктән үз хокукларын яуларга булыша. Ничә еллар буе 11нче мәктәп бинасында яшәргә мәҗбүр булган Леоновалар гаиләсенә Космонавтлар урамындагы йорттан фатир алырга булышкан. Максатка ирешү һәм гаделлек даулау өчен, хәтта судлар аша узарга да әзер ул. Полиция белән хезмәттәшлек итә: нумизматика, иконалар буенча консультацияләр бирә. «Минем төп эш коралым - телефонга кул тигереп булмый, «кайнарлыгы пешерә», - дип ача ул, бер серен. - Минем кыен хәлдә калган кешеләргә булышуымны беренчеләрдән булып дин әһелләре таныды. Аннан соң мәгариф идарәсе, Әйшә җирле үзидарәсе җитәкчеләре дә хезмәтемне танып, Мактау кәгазьләрен үзләре китереп тапшырды».
Бу кешенең киңәшенә колак салучыларның әле бервакытта да оттырганы юк. Каян ул үзендә шуның кадәр көч таба дип, безгә гаҗәпләнергә һәм аннан үрнәк алырга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250