Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлау участоклары ишекләрен ачты

Ниһаять, күптән көтелгән, республикабыз өчен бик тә мөһим булган вакыйга - сайлау көне килеп җитте. Бүген иртәнге җидедә Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә барлык сайлау участоклары ишекләрен ачты.

Районда 127093 сайлаучы теркәлгән, шуларның 1443е - беренче тапкыр тавыш бирә.

Иң зур авыллардан саналган Олы Ачасырда сайлау участогы мәдәният йортында урнашкан. Үзенең гражданлык бурычын үтәргә иң беренче булып Тәскирә апа Шәйхуллина оныгы Мәликә белән килде.

- Бүгенге көн турында күп сөйләнде һәм аның мөһимлеген аңлап, иртәдән үк үз тавышымны биреп кайтырга булдым. Оныгымны да иярттем, республикабызда барган сәяси вакыйгаларны күреп, белеп үссен дим.

Иртә булуга карамастан, сайлау участогына кеше бер-бер артлы агыла торды. Аларның һәммәсе бәйрәмчә, матур киенеп, ясанып килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев