Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Саланг перевалында туган дуслык

Сугышны кичү авыр, әмма тыныч тормышта яшәү тагын да авыррак. «Афганец»лар турындагы бу канатлы сүзләр, әйтерсең, Ринат Хәеров турында. Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел вакыт үтте. Бу көннәрдә юбилей алдыннан гына була торган чаралар узды, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды, алар янында интернациональ бурыч турында пафослы сүзләр сөйләнде, хәрби дуслар оч­раш­­ты....

Сугышны кичү авыр, әмма тыныч тормышта яшәү тагын да авыррак. «Афганец»лар турындагы бу канатлы сүзләр, әйтерсең, Ринат Хәеров турында.
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел вакыт үтте. Бу көннәрдә юбилей алдыннан гына була торган чаралар узды, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды, алар янында интернациональ бурыч турында пафослы сүзләр сөйләнде, хәрби дуслар оч­раш­­ты. Бу - юбилей көннәре. Ә гадәти көннәрен «афганец»лар ничек үткәрә?
Олы Ачасыр егете Ринат Хәеров - әнә шул мең­нәрчә интернационалистларның берсе - көннәр буе компьютер кар­­­шында сугышчан яшьлеген искә алып утыручы гади бер солдат. Юк, әфган сугышыннан имгәнеп кайтмады ул. Киресенчә, яшьлегенең әфганда узган берничә елын - аяк­ларында йөгереп йөргән елларын сагынып искә ала. Югыйсә, көн саен руль артында утыру - дары тутырган кисмәктә утыру белән бер ич инде ул вакытта. Минага очрап, машинасы ние белән упкынга очканнар аз булмады. 70-80 машиналы колонна белән тыныч халыкка - тормыш кирәк-яраклары, азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары төяп, гарнизоннан чыгу - сугышчан операция саналган хәвефле көннәрне күрше батальондагы авылдаш егетләре белән очрашулар бизәгән, сагыну хисләрен баскан, «иртәгә - кем» дигән борчуларны юып төшергән. Ике ел исән кешегә үткән дә киткән.
Кайткач, тыныч тормышка ияләнә алмый озак җәфаланса да, яшәргә һәм кешечә яшәргә кирәк иде. Совет системасының, менә шартлыйм, менә барысын да астын-өскә китерәм дип, соңгы сулыш алган еллары. Рульдән башканы белмәгән егет Казанда тегендә эшләп карый, монда сугыла, әмма иртәгәсе көнгә ышаныч уятырлык эш таба алмагач, Владивосток якларына чыгып китәргә мәҗбүр була. Портта докер булып эшли, техниканы белә, ярата, әмма монда да күңеле ятып бетми аның. Кешене күрәчәге йөртә диләр. Ринат та, бәхет эзләп, Якутиягә чыгып китә. Бәхет түгел, бәхетсезлек сагалап торган икән. Алтын эзләүче геологлар белән аз да түгел, күп тә түгел, төгәл биш ел эшли. Нәкъ шунда автокатастрофага эләгеп, гомерлек авыру кала. Өч тапкыр әйләнгән машинасының дүрт пассажиры - хезмәттәшләре курку белән генә чикләнсә, үз-үзенә нәрсә булганын бөтенләй хәтерләми. 3 ай дәваханәдә дәваланса да, аягына басарга насыйп булмый. Бүген аңа профессиналга эләкмәгәнсең, югыйсә, умырткага тиешле операция ясалган булса, бу көнгә калмый идең, диләр.
Ринатның туган нигезенә кай­тып егылганына 19 ел. 19 ел эчендә әти-әнине югалту, авыру белән ялгыз калу, «оныт» дигән сүзләрнең ачысын да татырга туры килә аңа. Бер йөрәккә күп түгелме соң?! Туганнары, сугышчан дуслары ялгыз калдырмаска тырыша үзен. Бүген Казаннан Әлфия апасы кайтып булыша, Гөлфиягә дә гомер буе рәхмәтле ул. Ә сугышчан дусларын әйткән дә юк: тынычлыкта калдыр­мыйлар! Былтыр гына да дүрт тапкыр кайттылар. Ринатка менә дигән мунча салып бирергә иде исәпләре. Классташы Марат Фәйзуллин төзелеш материаллары белән булышты, Әфганчы дуслары арасында эшмәкәрләр дә, төзү­челәр дә бар. Тагын бер-ике җыелсалар, Ринатка, «Җиңел пар белән!» дип, компьютер аша хат җибәрергә мөмкин булачак. Мунча салышырга гына түгел, хәл белешергә дә еш килә дуслары. Күгәйдән десантник Динар Абдуллин, Марат Мифтахетдинов, Ильяс Гай­нуллин Ринатка күңелсезләнеп утырырга ирек бирми. Кемдер үзе генә, ә кемдер хатыны белән килеп, хәл-әхвәлләрен белешә, ярдәм итешә. Туган көненә килеп китәргә дә вакыт табалар. Соңгы елларда өч ел рәттән Балык Бистәсенә очрашуга алып бардылар, бер тапкыр үзләре дә, җыелышып кайтып, сугышчан дусларына бәйрәм ясадылар, кыскасы, Ринатка ялгызы гына түгеллеген булдыра алганча искәртеп торалар. Саланг перевалында туган дуслык шул ул.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев