Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Саксызлык гүргә кертә

18 февральдә көндез 15 сәгать 50 минутта Мәскәү-Уфа юлында (744км+400м) фаҗигале хәл килеп чыкты.

Казанда яшәүче 46 яшьтәге хатын Тойота Королла машинасында Мәскәү юнәлешендә барганда, зур тизлектә алдагы машинаны узарга теләп, каршы якка чыга. Узып китә алмагач, каушаптыр, үз рәтендәге Скания Р340 машинасын төрттерә. Нәтиҗәдә, каршы юнәлешкә килеп чыга һәм Скания Р440 машинасы белән бәрелешә. Көчле бәрелешү Тойотаны тагын үз юлына алып ташлый һәм ул шул чак Скания 6380 машинасы белән дә бәрелешә. Тойта рулен тота белмәгән хатынның җаны тәслим китә. Йөк машиналарын йөртүчеләр исә, яраланмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев