Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр, сак булыгыз, грипп ишек шакый

Россиядә грипп белән авыручыларның сезонлы артуы башланды.

Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәте җитәкчесе, РФ баш дәүләт санитар табибы Анна Попова җиткергән.

"Без грипп вирусының сезонлы артуын күзәтәбез. Кискен тын юлы авырулары һәм грипп белән хастаханәгә салынучылар саны да арта. Андыйлар арасында өлкәннәр күп. Бу - яллардан соң беренче эш атнасы. Һәр кеше үз сәламәтлегенә карата аеруча игътибарлы булсын иде. Тын юлы авырулары һәм гриппның беренче билгеләре күзәтелү белән медицина ярдәме алырга, тән температурасы күтәрелгән, хәлсезлеге сизелгән, томау төшкән балаларны өйдә генә калдырырга кирәк", - дигән Анна Попова.


Сүз уңаеннан: Россиядә ел саен грипп һәм кискен тын юлы авырулары белән 30 миллионлап кеше чирли.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев