Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабыйларны шатландырган - бөтен дөньяны сөендергән

Алтын йөрәкле кешеләр мәрхәмәтле эшләрен кешегә күрсәтми генә эшләргә ярата. Динебез дә уң кулың биргәнне сулы белмәсен, дип өйрәтә бит. Әмма журналист халкының уяулыгын тиз генә йомшартам димә. Эшмәкәр Аббас Хыдыровның мохтаҗ гаилә балаларын яңа уку елына киендерүен "чыбыксыз телефон"нан белдек тә, шәһәребез уртасына урнашкан элеккеге ресторан бинасындагы сәүдә үзәгенә...

Алтын йөрәкле кешеләр мәрхәмәтле эшләрен кешегә күрсәтми генә эшләргә ярата. Динебез дә уң кулың биргәнне сулы белмәсен, дип өйрәтә бит. Әмма журналист халкының уяулыгын тиз генә йомшартам димә. Эшмәкәр Аббас Хыдыровның мохтаҗ гаилә балаларын яңа уку елына киендерүен "чыбыксыз телефон"нан белдек тә, шәһәребез уртасына урнашкан элеккеге ресторан бинасындагы сәүдә үзәгенә ашыктык.

Менә кайда ул товар муллыгы! Ассортимент зур, бәясе арзан - шәһәрнең шактый гына бай оешмаларында эшләүчеләрне дә еш күрергә була: халык бик теләп йөри.

Бүген дә биредә 5 гаилә (күп балалы, авыр хәлдә калган, тәртипсез гаилә һ.б.) балалары, бөтен кибетне ду китереп, товар сайлый иде.

Азербайҗан якташлар берлеге әгъзасы Аббас Хыдыров үзенең дуслары белән элек тә мохтаҗларны мәктәпкә әзерләүдә булыша иде. Яшел Үзән балалар йортында тәрбияләнүчеләргә, Әйшә мәктәбендә укучыларга мондый ярдәмне ел саен күрсәттеләр. Быел, балалар йорты ябылгач, әлеге акцияне кибеттә оештырыга булганнар.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 63нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев