Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабантуй килә – Мәйдан бирегез!

Уңган киленнәр чиккән сөлге җилфердәве, сылу кызларның чулпы чыңы, батыр ирләрнең җиңү авазлары булып ерак гасырлардан яңгыраучы аһәң кебек, Сабантуй - безнең көннәрдә дә яшәвен дәвам итүче иң борынгы йола-бәйрәмнәрнең зурысы һәм көтеп алынганыдыр. Яши - чөнки ул хезмәт бәйрәме, халык бәйрәме.

Әгәр дә без үзебезгә бәйле тарихны санламасак, сак­ламасак, халык буларак та юкка чыгар идек, мөгаен. Ничә еллар инде бөтен дөньяга «татар дигән халык» барлыгын белгертүче Сабантуебызга мәдхия җырларлык. Әле ярый шул бәйрәмебез бар. Быел да, басу-кырларыбызда тракторлар гөрелтесе тынгач, көнне төнгә ялгап эшләгән игенчеләребезне хөрмәтләп, республикабызда гына түгел, чит төбәкләрдә дә гөрләячәк әлеге тамаша. Безнең районыбызда ул июньнең беренче атнасы ахырында булачак. Яшел Үзәнебездә Сабантуй традиция буенча 7 июньдә «Мирный» бистәсендәге Мәйданда, иртәнге 9 сәгатьтә башланып китәчәк. Быелгы бәйрәмнең концепциясе, республикабыз­да игълан ителгән «Парклар һәм скверлар елы»на багышланган. Шуңа бәйле рәвештә, төрле халык традицияләрен яктыртучы, бакча, парк һәм сквер стилендә берничә интерактив зона булдырылачак (мәсәлән: урыс утары, япон бакчасы, француз паркы һ.б.). Ә иң мөһим ландшафт зонасы булып - татар авылы торачак. Әлбәттә, бәйрәмнең кечкенә кунакларын балалар мәйданчыгы көтеп торачак. Анда аттракционнар паркы эшләячәк һәм Казаннан чакыртылган күчмә зоопарк та булыр, дип планлаштырыла. Традиция буенча, төрле милләт диаспоралары, кәсепчеләр, һөнәрчеләр белән очрашу, интерактив күргәзмә һәм рәссамнардан мастер-класс оештырылачак.

Шулай итеп, авылларда, шул исәптән Норлатта да, Сабан туе 6 июньдә, шәһәрдә 7сендә була.

Яшел Үзәндә бәйрәмне үткәрү тәртибе түбәндәгечә:

• 10.00 - Мәйданның түбән өлешендә, имам хәер-фатыйхасы белән, 2015 елгы Сабантуеның тантаналы ачылышы;

• 11.00 - төрле спорт ярышлары ачыла: татарча көрәш, мотокросс, велотриал.

• 11.00 - Мәйданның югары өлешендә төрле концерт номерлары башланачак.

• 15.00 - абсолют батырны билгеләү һәм Сабантуй бәйрәмен йомгаклау.

Гөлнара ВӘЛИЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 38нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев