Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Саба районында коточкыч һәлакәт – 5 егет үлгән

2 май көнне кичке сәгать 10 тулып киткәч Байлар Сабасы - Килдебәк юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

Ике машина - "ВАЗ-2114" һәм "Митсубиси" автомобильләре бәрелешкән. Тизлек шул дәрәҗәдә югары булган ки, "ВАЗ-2114" машинасы тимер өеменә әйләнә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында ватан машинасында булган 5 егет тә һәлак булган.

"Митсубиси" шоферын авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Һәлакәт урынына ярдәмгә 23 кеше, 7 берәмлек техника җәлеп ителә. Шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү-коткару хезмәтеннән 7 кеше һәм 2 берәмлек техника.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X