Руль артына – исерек килеш
Яшел Үзәндә ДПС экипажы Столичная урамында шикле Киа-Спектра автомашинасын туктатырга була, ә машина йөртүче аларга игътибар итми, машинасын куып китә. ДПС экипажы әлеге автомобильне эзәрлекли башлый. Шулай куыша торгач, Киа, юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза-боза, Октябрьская урамындагы 34нче йорт коймасына килеп бәрелә. 30 яшьлек автомобиль йөртүче Яшел Үзәндә яшәүче булып чыга....
Яшел Үзәндә ДПС экипажы Столичная урамында шикле Киа-Спектра автомашинасын туктатырга була, ә машина йөртүче аларга игътибар итми, машинасын куып китә. ДПС экипажы әлеге автомобильне эзәрлекли башлый. Шулай куыша торгач, Киа, юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза-боза, Октябрьская урамындагы 34нче йорт коймасына килеп бәрелә. 30 яшьлек автомобиль йөртүче Яшел Үзәндә яшәүче булып чыга. Башта ашыгыч ярдәм хезмәте чакырыла: ир кешенең күкрәк читлеге нык бәрелгән. Ә менә алкотекторга өрүдән баш тарта. Аны Яшел Үзән психо-неврология диспансерына алып киләләр һәм анда медицина тикшерүе уза. Тикшерү нәтиҗәсендә аның исерек булуы ачыклана - юкка гына полициядән качып китмәгән. Хәзер аңа карата Административ хокук бозу кодексының өч маддәсе буенча эш кузгатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев