Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Рубин" – "Урал" уены вакытында бер җанатар вафат булган

Казанның "Рубин" футболчылары Соцгородтагы стадионында Екатеринбургның "Урал" командасын отты. Казанлылар җиңү яулаган уен кайгылы вакыйга белән дә истә калыр, мөгаен. Трибунада "Рубин"ның 17 яшьлек җанатары Илһам Харисов үзен начар хис итә башлый. Яшел Үзәннән килгән егетне тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы белән алып китсәләр дә, табиблар аның гомерен саклап кала...

Казанның "Рубин" футболчылары Соцгородтагы стадионында Екатеринбургның "Урал" командасын отты. Казанлылар җиңү яулаган уен кайгылы вакыйга белән дә истә калыр, мөгаен.

Трибунада "Рубин"ның 17 яшьлек җанатары Илһам Харисов үзен начар хис итә башлый. Яшел Үзәннән килгән егетне тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы белән алып китсәләр дә, табиблар аның гомерен саклап кала алмый.

- "Рубин" футбол клубы Илһамның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Аның гаиләсенә ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барын да эшләргә ышандыра, - дип яза клубның рәсми сайты.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев