Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов – «Яңа Тура»да

Бу атнада республика лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия хөкүмәте аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимовка «Яңа Тура» технополисы үсеше проектын презентацияләделәр.

Кунакларны район башлыгы Александр Тыгин озатып йөрде. Исегезгә төшерәбез: Яшел Үзән Россиядә 300 муниципаль берәмлекләр белән беррәттән, махсус федераль моношәһәрләр исемлегенә кертелгән иде. «Яңа Тура» инвес­тиция проекты - Яшел Үзән өчен икътисади үсеш мөмкинлеге. Шулай ук апрельдә моношәһәрләр үсеше фондыннан Яшел Үзән проекты өчен субсидия бүленеп бирү турында карар кабул ителгән иде. Яшел Үзәнне үстерү, яңарту сыйфатында «Яңа Тура» сәнәгать-логис­тика технополисы зонасын оештыру күз алдында тора. Проектның төп максаты - Яшел Үзән предприятие­ләреннән икътисади һәм социаль бәйләнешне диверсификацияләү (киңәйтү, үстерү, банкротлыкка юл куймау).

Алия ГАЯЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев