Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов өчен Казанда 92 % сайлаучы тавыш биргән

14 сентябрь иртәсенә, 8:00 сәгатькә, ТР Президенты һәм Казан шәһәре Думасының өченче чакырылышына депутатлар сайлауның беренче якынча нәтиҗәләре билгеле булды. Телгә алынган вакытка күрсәткечләр буенча республика җитәкчесе вазифасына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы өчен 92 % казанлы тавыш биргән. Бердәм сайлау округы буенча Казан шәһәре Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" 76,95 % белән...


Ф.Гәрәев сүзләренә караганда, Казан буенча Казан шәһәре Думасына депутатлар сайлауларына килүчеләр саны 71,76 %-ны тәшкил иткән. Сайлау комиссияләре сайлау участоклары ябылу белән үк тавышларны санарга керешкән. 14 сентябрьнең 8:00 сәгате мәгълүматлары буенча 90 % беркетмә инде эшкәртелгән.

Сайлау нәтиҗәләре буенча, Рөстәм Миңнеханов өчен ТР Президенты сайлауларында шәһәрдәге 92 % сайлаучы тавыш биргән. Шулай ук якынча ясалган мәгълүматлар буенча, Казанда бердәм сайлау округы буенча "Бердәм Россия" партиясе лидер булып бара. Аның өчен сайлаучыларның 76,95 %ы тавыш биргән.

- Сайлаулар оешкан төстә, кануннар җыелмасы кысаларында һәм сайлаучыларның актив катнашуында узды, - дип нәтиҗә ясаган Ф.Гәрәев. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы хәбәр итте, дип яза интер тат ру электрон газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X