Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” партиясеннән ТР Президентлыгына кандидат буларак тәкъдим ителәчәк

Бу хакта журналистларга республика парламенты башлыгы хәбәр итте. ТРның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы 2015 елда булачак Президент сайлауларында "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан тәкъдим ителәчәк.

Бу хакта бүген журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов үз кандидатурасын әлегә рәсми рәвештә тәкъдим итмәгән. "Әмма без аның кандидатурасын тәкъдим итү мәсьәләсен панртия эчендә кабыргасы белән куячакбыз. Шулай ук, муниципаль берәмлекләрдәге сайлауларда да "Бердәм Россия" партиясе кандидатлары тәкъдим ителәчәк. Әлбәттә инде, моңа кадәр партия эчендә сайлаулар булачак", - дип белдерде парламент җитәкчесе.

"Алда бик зур эш көтеп тора, дөрес, тәҗрибәбез дә зур. Иң мөһиме − безгә бәйле булмаган рәвештә, икътисади хәлнең начараймавы. Бу эшсезлек артуга китерергә мөмкин", - диде ул. "Татар-информ", Лилия Локманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев