Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роза Әдиятуллина: Бәби көткәнемне тамашачы сизми дә калды

20 апрель көндезге 11дә "Аулак өй" тапшыруы алып баручысы Роза Әдиятуллина икенче тапкыр әни булды.

Күпләр аның бәби көткәнен белми дә калды, чөнки Зөлфәт Зиннуров белән алар тапшыруларны алдан яздырып куйганнар. Бәхетле әнине котларга ашыктык һәм үзенә шалтыраттык.

- Роза, чын күңелемнән тәбриклим! Кызың Алисәгә иптәшкә кемне алып кайттыгыз?

- Улым туды. Авырлыгы 4180 грамм, буе 57 см. Чын егет! Үземне бик яхшы хис итәм. Аллаһ ярдәме белән ике баламны да үзем таптым. Менә безнең гаилә дә түгәрәкләнде инде.
- Исем уйлап куйдыгызмы соң?
- Әйе, Алихан дип кушарга ниятләп торабыз. Мәгънәсе олы хан дигәнне аңлата.
- Әле шушы атнада гына "Аулак өйдә" бик зифа күренә идең бит? Бәби ничек шулай качып утырган?
- Җитәкчеләремә рәхмәт. Хәлемә кереп тапшыруларның шактыен алдан төшерергә рөхсәт иттеләр. Шуңа күрә бик күпләр безнең бу хәбәргә әле ышанмый да тордылар. Эфирда мин гел зифа күренәм. Соңгы вакытта гына түгәрәкләнә башладым. (Көлә) Тамашачы йөкле булуымны сизми дә калды.
- Бәбине кем карашачак? Казан читендә иреңнең әти-әнисе белән тора идегез бугай.
- Без Казанга күчендек бит инде. Фатир алдык. Элек эшкә йөрүе шактый читен, вакыт күп китә иде. Ә хәзер сөенеп туя алмыйм. Эшкә 10 минут җәяү йөрим. Бик рәхәт! Балалар бакчасы да өй каршында гына. Бала карашучым үсеп җитте бит инде. Кызым тиздән беренче сыйныфка бара, иншаллаһ. Үзем укыган Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиягә бирергә ниятләп торабыз. Әлегә бассейнга йөрибез, бию белән шөгыльләнәбез.
- Син декретка чыгып торырсыңмы соң, яисә тагын съемкаларда катнашачаксыңмы?
- Анысын тәгаен әйтә алмыйм, вакыт күрсәтер.
- Шатлыклы хәбәреңә рәхмәт, Роза! Исән-сау үсегез!
Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X