Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиянең иң яхшы табибы Яшел Үзәннеке

"Россиянең иң яхшы авыл җирлеге табибы" - Норлат авылыннан Илсөяр Таһирова дип табылды. Ул Яшел Үзән үзәк дәваханәсенең Норлаттагы филиалында гомум практика табибы булып эшли. Клиника якын тирәдә урнашкан 40 авылга хезмәт күрсәтә, ә бу 8,5 мең пациент дигән сүз.

Илсөяр барысын да булдыра: бала да таптыра, гаймориттан да дәвалый, күзлек тә сайлап бирә - чөнки параллель рәвештә офтальмологка һәм ЛОР-табибына да укыган. Буш вакыты булганда "Шикәр диабеты" мәктәбен алып бара һәм медучреждение белән җитәкчелек итә.

Аның катнашында авыл хастаханәсе яңадан туа. Капремонт ясала, ике санитар автомобиле, УЗИ, ФГДС, ЭКГ һәм башка оборудованиелар сатып алына. Клиника составына 23 ФАП керә. Соңгы ике ел эчендә 13ен тәртипкә китереп, ике яңаны ачтылар. Биредә эшләүче табиблар заманча диагностика һәм дәвалау методларны кулланышка кертәләр. Авылларда яшәүчеләр сөенеп туя алмый: катлаулы тикшеренүләр узар өчен шәһәргә барып йөрисе юк.

Илсөяр Таһированың гомуми эш стажы - 32 ел. Аны мактау грамоталары белән бер генә билгеләп үтмәделәр инде, "РФ сәламәтлек саклау отличнигы" билгесе дә бар, ә узган ел ул Татарстанда уздырылган "Ак чәчәкләр" бәйгесендә җиңеп чыкты. Хәзер менә гомумроссия конкурсында җиңүче!

-Миңа бу турыда шалтыратып әйткәндә паром аша чыга идем, ышанмадым. "Алай булса,"Мин-здрав" сайтына кереп үзегез карагыз", - диделәр. Дулкынланудан кызыма шалтыратып, аның кереп каравын үтендем. Ул да: "Әйе, әни, син беренче урында", - дип, исенә төшерде Илсөяр бәхетле мизгелләрен.

Фото: zpravda.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев