Һәркайсына 20шәр ел төрмә яный
Февральдә наркополицейскийлар районда һәм күрше Мари Илендә Интернет аша наркотиклар тараткан 9 кешедән торган төркемне тоткарлаганнар иде.
Шушы төркемгә кергән тагын берәү 15000 доза синтетик наркотик белән тотылган. Гомумән, бу эш буенча яңа фактлар ачылганнан-ачыла тора. Шулай төркемдәшләрнең берсенең гаражында 800 төргәк синтетик наркотик, берәвендә 50 пакет әфьюн табылган. Яшел Үзән наркополицейскийларының осталыгы аркасында, 1,5 кг тарта торган катнашма законсыз әйләнештән алынган.
Җинаятьчеләрнең «матур» тормышын хәзер соры тикшерү изоляторы алмаштырды. Төркемдәгеләрнең һәркайсына 20шәр ел төрмә яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев