Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ришат Төхвәтуллин Роза Сабитова янына ни өчен барган?

Татар эстрадасының моңлы сандугачы Ришат Төхвәтуллин "Беренче канал"дагы "Давай поженимся" тапшыруы алып баручысы Роза Сабитова чакыруы буенча Мәскәүгә барды. Ни өчен Роза Ришатны чакырган соң?

Бу атнада Роза кызын кияүгә биргән. Туйны Мәскәүнең иң текә рестораннарының берсендә гөрләтеп үткәргәннәр. Мәҗлескә ул Ришат Төхвәтуллинны да чакырган. Ришатыбыз рус эстрадасының Катя Лель, Виктория Дайнеко, Ирина Ортман кебек танылган артистлары белән бер өстәл артында утырган.

- Мин авылда булганда, администраторым шалтыратып:"Ришат, сине "Беренче канал"дан эзлиләр", - диде. Бу минем өчен, әлбәттә, шок булды. Тиз арада Роза Сабитова белән элемтәгә кердек", - дип сөйләде Ришат Intertat.ru хәбәрчесенә. Роза Ришатның "Тыңлачы, сандугач" җырын ресторанда утырганда ишеткән һәм күзалдыннан балачагы узган кебек булган. Шуннан соң ул җырның кем җырлавы белән кызыксынып, ресторан хезмәткәрләреннән сораган һәм шунда эшләүчеләрнең берсе аңа үзенең дискын бүләк итеп биргән. Башта шаярту түгел микән, дип сагаеп та калдым, ди Ришат.

- Килен төшкәндә, мин җырлап каршы алдым. "Беренче канал"дан килгән продюсерлар, күп кенә танылган алып баручылар аркамнан сөеп, "Молодец!" диде. Роза "Ришат, сине якты, уңышлы киләчәк көтә! Мин бит синең тавышыңны ишеткәч, олы яшьтәге ир-ат дип уйладым. Ә син әле малай гына икәнсең", - диде ул. Минем өчен бу танышу, бу мәҗлес күңелле, якты хатирә булып истә калачак", - дип сөйләде безгә Ришат.

Эльвира ШАКИРОВА

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев