Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РФ транспорт министры Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәгендә булган

Проектны гамәлгә ашыруның беренче этабын финанслау күләме 8 млрд сум тәшкил итә

(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ"). Кичә РФ транспорт министры Максим Соколов Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәгендә булган. Аны ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин озатып йөргән.

Искәртеп узабыз, "Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген булдыру" проектын гамәлгә ашыруның беренче этабы төгәлләнүе турында "Транспорт атналыгы-2015" барышында 3 нче декабрьдә игълан ителгән иде. Беренче этапта, республика финанс чаралары хисабына, территориядә гидронамыв тулысынча тәмамланган, һәм мәйданчык электр энергиясе белән тәэмин ителгән. Федераль бюджет чаралары хисабына теләсә нинди йөк судноларын кабул итә алырлык причал стенкасы төзелгән, үзәкне федераль "Волга" М7 трассасы белән тоташтыручы транспорт юлъаергычы белән автомобиль юлы салынган. "Свияжск" тимер юл станциясе җиһазлары яңартылган.

Проектны гамәлгә ашыруның беренче этабын финанслау күләме 8 млрд сум тәшкил итә, аның 6,5 млрд сумы - федераль казна акчасы.

Проектның алдагы этаплары контейнер һәм склад зоналарын, техник хезмәт комплексларын, йөк транспорты өчен тукталышлар, административ-сервис үзәген һәм башка кирәкле логистик инфраструктураны булдыруны күздә тота. Шулай ук, алдагы этапларда үзәк территориясенә махсус икътисади зона статусын бирү, объектлар төзелешенә өстәмә хосусый инвестицияләр җәлеп итү планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Татар-информ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X