Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Резидә Шәрәфиевага 50, әнисенә - 70, кызына - 10 яшь тулган

Җырчы Резидә Шәрәфиева өчен Яңа ел юбилейлардан башланып китте. Узган елның декабрендә әнисе Рәйханага - 70, быел январьдә кызы Зөләйхага - 10, үзенә 50 яшь тулды. - 10 январь көнне 50 яшь тулды дип зурлап әйтәсем килмәгән иде. Хәзер бөтен кеше белде инде. Юбилей дигәч, кызыксынучылар күп булды. "Сиңа 45...

Җырчы Резидә Шәрәфиева өчен Яңа ел юбилейлардан башланып китте. Узган елның декабрендә әнисе Рәйханага - 70, быел январьдә кызы Зөләйхага - 10, үзенә 50 яшь тулды. - 10 январь көнне 50 яшь тулды дип зурлап әйтәсем килмәгән иде. Хәзер бөтен кеше белде инде.

Юбилей дигәч, кызыксынучылар күп булды. "Сиңа 45 мәллә?" - дип тә сорыйлар. "Артында нуле дә бар", - дип җавап кайтарам. Кичә иртәдән кичкә кадәр җыр яздырып, күлмәк артыннан йөреп, соңыннан җырлавымны бик сораган бер кешенең юбилеенда чыгыш ясап кайттым. Телефон тынмады. Бик күп шалтыратып котладылар. Рәхмәт яусын барысына да. Тик еллар узган саен бик олылап үткәрәсе килми. Алла боерса, Казанда узачак концертымнан соң туганнар, дуслар белән утырырга исәп, - диде Резидә.
Аның каравы, 7 январь көнне җырчы кызының 10 яшьлек юбилеен зурлап үткәргән. Килгән кунаклар саны һәм бүләкләр турында мәгълүмат юк. Шунысы кызык: Резидә Шәрәфиева кызын мәрхүм әтисе Дамир туган көнне тапкан булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X