Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рейдлар булачак әле

Безнең районда, суд приставлары, ЮХИДИ һәм Пенсия фонды хезмәткәрләре белән берлектә, «Юл прис­тавы» аппарат-программа комплексы кулланып, бурычларны кайтару буенча рейд уздырыла башлады.

Приставлар яңа система ярдәмендә автомобиль номерына карап машина йөртүченең пенсия фондына бурычы булу-булмавын билгели ала. Бу очракта бурычны яңа капладым дип котылып булмый, чөнки мәгълүмат базасы күз алдында. Рейдлардан күренгәнчә, бу бик файдалы, чөнки бурычлы бурычын урында ук түләмәсә, аның мөлкәте тартып алына. Ул магнитола, видеорегистратор, запас тәгәрмәч, инструментлар һәм хәтта автомобиль үзе булырга мөмкин.
2015 елның 22 маенда уздырылган беренче рейдта Пенсия фондына бурычы булган бер эшмәкәрнең машинасына арест салынса, икенчесенең телефоны алынган. Рейдлар алда да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X