Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республикам, без бергә, без булдырабыз!

Август аенда Татарстан Респуб­ликасы көненә багышланган «Президент белән бергә» яшьләр иҗтимагый агымы тарафыннан оештырылган «Открытка» акция­се старт алды. Әлеге конкурс җәйге лагерьларда ял итүче балалар арасында уздырыла. Аның девизы: «Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!»

Открыткалар конкурсының чираттагысы Муса Җәлил исемендәге балалар сәламәтләндерү лагерында узачагын ишетеп, шунда юл алдык. Ильинка күле янындагы наратлыкка урнашкан лагерь безне балаларның күңелле чыр-чуы белән каршы алды. Менә ичмаса ял! Җәй буе өйдән чыкмый компьютер мониторына текәлеп утыру түгел инде бу сиңа! Иркенлек, шифалы саф һава, хәрәкәт! Э-э-эххх...!
Лагерьның начальнигы Свет­лана Першина чараның максатын һәм тематикасын аңлатып бирүгә, балалар оешкан төстә бик теләп эшкә дә кереште. Һәрберсе республикабызга булган җылы хисләрен ясаган рәсеме аркылы җиткерергә тырышты. Нинди сәләтле һәм фантазия­гә бай икән безнең балалар! Юклы-барлы ярты сәгать эчендә, А4 форматындагы урталай бөкләнгән ак кәгазь битләре, эчләренә матур теләкләр язылган открыткага әверелделәр. Ә оештыручы-педагог Карина Гәрәева җитәкчелегендәге балалар «өстәле» открытканы зур ватманга, бик матур итеп Татарстаныбыз картасы формасында ясады. Күтәренке кәеф, куелган бурычны җиренә җиткереп башкарганга шатлыклы хисләр белән, авторлары турында да мәгълүмат калдырылган эшләр «Президент белән бергә» агымы вәкилләренә тапшырылды. Һәм, әлбәттә инде, чара фотога күмәк төшү традициясе белән йомгак­ланды.

Гөлнара Вәлиева.

Язманың тулырак вариантын газетаның 60нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев