Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Районның мактаулы исемлеләре сафында беренче полиция полковнигы

Яшел Үзәндә, Шәһәр көнендә "Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Мактаулы гражданины" исеме отставкадагы полиция полковнигы Владимир Богатыревка бирелде.

Тантаналы киңәшмәдә район башлыгы Александр Тыгин эчке эшләр бүлегенең элеккеге җитәкчесенә күпьеллык хезмәте, югары һөнәри осталыгы, закон һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәтен җиткерде.

Владимир Иванович закон хезмәтенә 40 ел гомерен багышлаган кеше. Эчке эшләр органнарында хезмәтен 1975 елда медицина айныткычында милиционер, Казан шәһәренең Ленин районы эчке эшләр бүлегендә җинатьчеләрне эзләү оператив уполномоченные булып башлаган. 1982 елдан җитәкче урыннарда эшләгән - Казан шәһәренең Ленин районы эчке эшләр бүлегенең криминаль милициясе җитәкчесе, республика Эчке эшләр министрлыгының җиаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесе урынбасары постлары. Аның җитәкчелегендә авыр җинаятьләр ачылган. Мәсәлән, 1992 елда Казанда һәм Ижевскида корал кулланып талаулар һәм үтерүләр сериясе кылган кораллы банданы юкка чыгаруны оештырган.

1993 елның көзендә Владимир Иванович Эчке эшләр министрлыгы криминаль милициясенең җинаятьләрне ачу һәм кисәтү бүлеген җитәкләгән чорда Яшел Үзәннең милиция бүлегенә җитәкче таләп ителә. В.Богатырев кандидатурасы бу таләпләргә иң туры килгән кандидатларның берсе була. МВД җитәкчелеге Владимир Ивановичны алдынгы карашлы һәм шул ук вакытта тәҗрибәле җитәкче буларак аның кандидатурасында туктала. Ул вакытта Яшел Үзән районы криминоген яктан катлаулы районнарның берсе булып санала. Башкалага, Марий Эл һәм Чуваш Республикаларына якынлык, тимер юл челтәре, бакчачылык җәмгыятьләре булу үз ролен уйнаган.

1993 елның октябрендә Богатырев Яшел Үзән милициясенә җитәкче итеп билгеләнә. Ә инде ике ай да үтми бүлек идарәгә үзгәртелә, структурасы , штаты да шулай ук үзгәрешләр кичерә. Штатны квалификацияле хезмәткәрләр белән тулыландырырга, күрсәткечләрне яхшыртырга, криминоген хәлне тотрыкландырырга кирәк була. Шушы авыр йөкне Богатырев белән иңгә-иң куеп Шамиил Фәләхов, Фәрит Камалов, Лилия Калинина, Ирина Хрычева, Анна Борисова, Виктор Корнев, Иван Федянин һәм башкалар күтәрә.

Алар бик күп җинаятьләрне ачуны оештыра. Шуларның берсе 2001 елның июль төнендә була. Бандитлар Норлат авылында шәхси эшмәкәр Гомәр Бикмуллинның өенә бәреп кереп, хуҗага аталар, 24 яшьлек кызын суялар һәм хатынына 18 пычак җәрәхәте ясыйлар. Соңгысы ниндидер бер могҗиза белән исән кала. Өч айдан соң бандитларның өчесе кулга алына. Соңыннан Түбән Новгородта тагын икесе тоткарлана. Тикшерү барышында бандитлар артыннан тулы бер җинаятьләр шлейфы сузыла.

2005 ел ахырында Марий Эл Югары суды ике ел буе Татарстан һәм Марий Эл территориясендә үтереп һәм талап йөргән Липский бандасына каты җәза чыгара. 2002 елда тракторчы Бобковны үтерү аларның инде соңгы җинаяте була. Яшел Үзән эчке эшләр идарәсе әлеге җинаятьне фаш иткәннән соң җинаятьчеләрнең алда кылган бөтен җинаятьләре ачыла.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлегенә Богатырев 22 елдан артык җитәкчелек итте. Бу елларда бүлекчә күрсәткечләре буенча иң яхшылар рәтендә барды. "Атказанган Татарстан Республикасы эчке эшләр органнары хезмәткәре", "Милиция отличнигы", Салих Япиев исемендәге премия лауреаты, хезмәт елларында ул Россия эчке эшләр министрының исемле коралы һәм башка бик күп ведомство бүләкләре белән бүләкләнгән. Бу елның гыйнварында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Владимир Ивановичны тантаналы рәвештә лаеклы ялга озаттылар.

Шәһәр тарихында Богатырев Яшел Үзән муниципаль районының Мактаулы гражданины исеменә лаек булган беренче хокук саклау органы хезмәткәре.

Лилиана Куликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев