Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район башлыгы һәм «Яшел Үзән» газетасы призына багышлап

Табигатебез озын кыштан соң уянып, язга аяк баскан көннәрнең берсендә район башлыгы һәм газетабыз призларына татар-башкорт көрәше буенча турнир үткәрелә. Быел әлеге зур чара Чапаев урамының 1 йортында урнашкан балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 14 апрельдә узачак. Ярыш сәгать 10да башлана. Яшел үзәнлеләр бу ярышның дәрәҗәсен, яшь батырлар осталыгының елдан-ел...

Табигатебез озын кыштан соң уянып, язга аяк баскан көннәрнең берсендә район башлыгы һәм газетабыз призларына татар-башкорт көрәше буенча турнир үткәрелә. Быел әлеге зур чара Чапаев урамының 1 йортында урнашкан балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 14 апрельдә узачак. Ярыш сәгать 10да башлана.
Яшел үзәнлеләр бу ярышның дәрәҗәсен, яшь батырлар осталыгының елдан-ел артуын, күркәм бер милли бәйрәмгә әверелүен яхшы белә. Уналтынчы ел рәттән уздырылучы бу турнирның быел да, дәрәҗәсен төшермичә, мәртәбәле узачагына ышаныч зур. Бу ярышка муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчелек итә, ә төп оештыру эшләре Яшел Үзәннең көрәш мәктәбенә йөкләнә. Баш хөкемдар - Илдус Рәхимов булачак.
Турнирда төрле авырлык категорияләрендә 1995, 1996, 1997, 1998, 1999 елгы яшүсмерләр катнаша ала. Шәхси ярышлар милли татар-башкорт көрәше кагыйдәләре буенча үткәрелә. Ике тапкыр җиңелгәнче яисә олимпия системасы буенча көрәшәсен хөкемдарлар коллегиясе ярыш үтәсе көнне кабул итәчәк.
Ярышларга әзерлек һәм аны үткәрү чыгымнарын яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, көрәш буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм иганәчеләр күтәрә. Катнашу өчен гариза ярышка килгән көнне мандат комиссиясенә тапшырыла. Заявкада ИНН, паспорт яки туу турында таныклык номеры, туу датасы һәм спортчының адресы күрсәтелә. Заявкалар 2013 елның 10 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча бирелергә мөмкин: 422540, ТР, Яшел Үзән шәһәре, К.Маркс урамы, 57а йорты, электрон адрес: Borbazmr@mail.ru.
Белешмәләр өчен телефоннар: (84371) 4-19-60
Барлык яшь көрәшчеләребезне әлеге турнирда көтеп калабыз, ярышка рәхим итегез!
Әлеге нигезнамә ярышларга рәсми чакыру булып тора.
Оештыру комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев