Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рамазан аенда – "Рамазан таксие" хезмәт күрсәтәчәк

Изге Рамазан аенда Казанда "Рамазан таксие" исемле социаль акция эшлиячәк. Аны инвалидлар һәм халыкның социаль яклауга мохтаҗ булган катламы белән эшләүче "Ярдәм" мәчетендә башлап җибәрәчәкләр.

Оештыручылар әйтүенчә, акциянең төп максаты - мөселман җәмгыятенең игътибарын инвалидлар проблемаларына юнәлтү, ифтар һәм төнге намазлардан соң аларны өйләренә озатып кую. Акциядә автомобиле булган кешеләр катнаша ала. Димәк, теләкләре булган автомобиль йөртүчеләр инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне төнге намаздан соң өйләренә озатачак.

Мондый акция "Ярдәм" мәчетендә беренче тапкыр уздырыла, моңа кадәр ул республиканың Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә үткәрелгән. Инде бүген үк акциядә катнашырга дистәдән артык кеше теләк белдергән.

Быел изге ай 18 июнь көнне башлана, ә Ураза бәйрәме 17 июльдә үткәрелә.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев