Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Раифа монастыре сурәте төшкән акчалар

Татфондбанк Раифа ирләр монастыре сурәте төшкән көмеш акчаларны әйләнешкә чыгарды. Монеталар быел гына 925нче проба көмештән коелган. Бәясе 3400 сум. "Раифа монастырена багышланган монеталар чиркәү әһелләре белән берлектә башланган уртак проект. Монетада Бөекбритания королевасы Елизаветта II портреты да төшкәнгә гаҗәпләнмәгез, алар чит илдә чокылды, бу акча сараеның таләбе, чөнки монеталар...

Татфондбанк Раифа ирләр монастыре сурәте төшкән көмеш акчаларны әйләнешкә чыгарды. Монеталар быел гына 925нче проба көмештән коелган. Бәясе 3400 сум.

"Раифа монастырена багышланган монеталар чиркәү әһелләре белән берлектә башланган уртак проект. Монетада Бөекбритания королевасы Елизаветта II портреты да төшкәнгә гаҗәпләнмәгез, алар чит илдә чокылды, бу акча сараеның таләбе, чөнки монеталар рәсми рәвештә әйләнештә йөри торган түләү чарасы. Акчалар бик аз, нибары 1 мең данә итеп кенә чокылды. Раифа Татарстанда да читтә танылган урын, шуңа күрә алар яраткан кешегезгә менә дигән бүләк булырга мөмкин," - дип белдерде банкның депозитлар һәм комиссия продуктлары бүлеге җитәкчесе Лариса Серова.

Банктагы монеталарның барысын да сайтта "Католог монет" бүлегендә карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев