Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Радиотапшырулар – күңел юанычым

Элек түгел, хәзер булган хәл. Минем бик зур сөенечем булды бит әле. Моннан 30 ел элек күршем Равил алып кайтып биргән радиом сөйләүдән туктады. Өч ай интектем. И рәхәт иде ул радио, хәтта гарәпләрне дә тыңлап була иде. Рамазан аенда бөтен ихласларын биреп тәрәвих укыйлар, әни шуларны бик яратып тыңлый...

Элек түгел, хәзер булган хәл. Минем бик зур сөенечем булды бит әле. Моннан 30 ел элек күршем Равил алып кайтып биргән радиом сөйләүдән туктады. Өч ай интектем. И рәхәт иде ул радио, хәтта гарәпләрне дә тыңлап була иде. Рамазан аенда бөтен ихласларын биреп тәрәвих укыйлар, әни шуларны бик яратып тыңлый иде. Татарстан радиосыннан җомга көнне "Иртәнге нур"ны тыңлый идек. Анда бик матур вәгазьләр сөйлиләр. Менә шул тапшыруны тыңлаудан мәхрүм булдым бит. Болгар радиосының гайбәтенә кереп тормыйм инде, анда шул Дилбәр алып барган "Хак дин" тапшыруын гына тыңлый алам. Тапшыруы өч минут кына барса да, бик күркәм сөйли.

Апаның кызы Гөлназ бияләй кадәр генә радиоалгыч алып кайтып бирде. Әмма миңа кирәк каналны табып бирүче булмады. Күршем Лилия өйрәткәнчә үзем тотындым белгәннәрне укып. Хикмәти Хода! Тәлгать Хәмматшинның мөлаем тавышы ишетелеп китмәсенме?! Бик якын кешем белән очрашкан кебек булдым. Урысча алып бара торган кешесенекенең дә тавышы бик якын тоелды. Җомга көнне "Иртәнге нур" тапшыруын алып баручы Рәкыйп Гаффарга да ачуым бетте! Югыйсә, һава торышы әйткәненә туры килми бит!

"Иртәнге нур" бик кирәкле тапшыру. 70-80 яшьлекләр өчен аеруча. Намазга өйрәнеп булмый, зиһен юк, диючеләр күп. Өйрәнәсе килмәгәч, шәйтан шулай куша инде. Син авырыйсың, ятып кына тор, дип, өстеңә кара чикмәнен ябып куя. Ә кеше радиоалгычтан шундый мәгънәле вәгазьләрне тыңламый кала, йоклый. И газиз дин кардәшләрем, иртәнге радиодан яңгыраган азан белән торсаң, күңелләрне сафландырып җибәрә торган вәгазьләрне тыңласаң, шулардан гыйбрәт алып яшәсәң, чыннан да, иман нуры тормышыңны яктыртып торыр. Бу радиоалгыч күп кешедә бар, көн-төн сөйләп тора Булмаса алыгыз. Кыйммәт түгелдер. Иртән иртүк Татарстан дулкынында гыйбрәтле вәгазьләрне тыңласагыз, әҗере булмый калмас, иншаллаһ. Мин ул бәләкәй радиоалгычны 7-8 мең сумлык телевизорга да алмаштырмыйм, Аллаһ боерса.

Сания Әхмәтшина.

Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X